Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 19:51
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:12 22.4.2022

Прагада Русия илчелеге каршындагы урам Украина каһарманнары урамы итеп үзгәртелде

Прагада Русия илчелеге каршындагы Коруновачни (Korunovační) урамының бер өлеше Украина каһарманнары (Ukrajinských hrdinů) урамы итеп үзгәртелде. Бүген Русия илчелеге бинасы каршында узган тантанада Украина илчесе Евгений Перебийнис, Прага мэры Зденек Һржиб, башка рәсмиләр, шулай ук Литва, Латвия, Эстония, Словакия һәм Польша илчелекләре вәкилләре катнашты.

16:05 22.4.2022

"КрымSOS": Кырымда һәм Херсонда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта

Херсонның оккупацияләнгән өлешендә һәм аннексияләнгән Кырымда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта, аларны Русия гаскәре белән хезмәттәшлеккә мәҗбүр итә, дип белдерә "КрымSOS" иҗтимагый оешмасы.

Аерым алганда, Русия хәрбиләре корал ярдәмендә гади халыкның һәм эшмәкәрләрнең йөк машиналарын һәм юлчы транспортын тартып ала. Алар машина паркы, җирле логистик ширкәт җитәкчеләрен үз боерыкларын үтәргә мәҗбүр итә диелә.

Тулырак монда.

15:38 22.4.2022

Мариуполь янында табылган 300 метрлы чокыр — күмәк каберлек дип фаразлана

9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсемдә Мангуш авылы янындагы күмәк каберлек булырга мөмкин
9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсемдә Мангуш авылы янындагы күмәк каберлек булырга мөмкин

Иярченнән төшерелгән сурәтләрдә Мариупольдән 20 чакрым ераклыкта, Русия гаскәрләре басып алган Мангуш авылында 300 метрлы траншея күренә, ул күмәк каберлек булырга мөмкин. Бу хакта Азатлык радиосы украин хезмәтенең "Схемы" проекты хәбәр итә. Журналистлар иярчен рәсемнәрен алган, аларда күмәк каберлек сурәтләнгән дип фаразлана.

Моңа кадәр Мариуполь мэры Вадим Бойченко шәһәрдә яшәүчеләрнең җәсәдләрен Мангуш авылына якын урынга йөк машиналары белән китерәләр һәм чокырларга аталар дип сөйләгән иде.

Мангуш авылы һәм Мариуполь тирәсе — 1778 елда Кырымнан куылган урум халкының укмашып яшәгән урыны санала.

Урумнар – Кырымда яшәгән, кырымтатарча сөйләшкән, кырымтатарларның мәдәниятен, музыкасын, исемнәрен, киемнәрен, гадәтләрен кабул иткән, ләкин христиан динендә булган этник төркем.

Азатлыкта бу халык турында махсус язма әзерләнә. Күзәтеп барыгыз!

14:28 22.4.2022

Хокук яклаучы Лев Пономарев Русиядән киткән

Лев Пономарев
Лев Пономарев

Танылган хокук яклаучы Лев Пономарев Русиядән китүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул илдән вакытлыча, ялга гына киткән, чөнки аның һәм аның хокук яклау оешмалары тирәсендәге вазгыять "борчулы".

2020 елда Азатлыкка биргән әңгәмәдә Лев Пономарев "Тоталитар режимны торгызуга таба барабыз" дип сөйләгән иде.

Davamı

XS
SM
MD
LG