Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 21:20
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:42 22.4.2022

Сугыш башыннан бирле Роскомнадзор 300дән артык сайтны томалаган

Мондый санны "Новая газета. Европа" басмасы китерә. Бу Русия интернет-цензурасының бөтен тарихы дәвамында томалаулар саныннан 20 тапкыр күбрәк, ди алар.

Русия инде күптәннән, Украинага һөҗүм алдыннан ук интернетны контроль итү механизмнарын әзерләгән, дип белдерә басма.

13:17 22.4.2022

Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр ни уйлый?

Азатлыкта җомга язмасы Тукай бүләгенә дәгъва кылучыларның хәзерге шартларда милләр язмышына багышланган.

Тукай бүләгенә быел 19 шәхес һәм иҗат берләшмәсе дәгъва итә. Азатлык алардан бүгенге вазгыятьтә милләт, тел, мәдәнияткә урын калачакмы һәм татарлар ни рәвешле үз сүзен әйтергә тиеш дип кызыксынды. Җаваплар каршылыклы булды.

– Никадәр генә томаларга тырышмасыннар, кешеләр бер әйбер турында сөйләшә, ул – Украинадагы хәлләр. Телевидение көне-төне пропаганда белән шөгыльләнә. Без моны Советлар берлеге вакытында уздык. Азатлык радиосын ул вакытта да томаладылар, качып булса да тыңлый идек. Кешеләр куркытылган иде, әле дә нәкъ шулай. Әмма без исән калдык, без хәтта калкып чыгып үз сүзебезне әйтеп, Татарстанны булдыра алдык.

Язманы биредә укып була.

12:44 22.4.2022

АКШ Украинага ил гаскәре ихтыяҗларын исәпкә алып ясалган дроннар җибәрәчәк

Бу дроннарның үзенә урнаштырылган матдәне шартлатып, куелган максатка килеп бәрелүче Switchblade пилотсыз очкычы нигезендә эшләнелүе билгеле.

Тулырак монда укый аласыз.

12:40 22.4.2022

Сәясәтче Кара-Мурзага фейклар кануны нигезендә җинаять эше ачылган

Сәясәтче, журналист Владимир Кара-Мурзага каршы Русия армиясе турында фейклар маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта аның адвокаты Вадим Прохоров хәбәр итте. Сәясәтче хәзер Тикшерү комитетында.

Кара-Мурза 12 апрель көнне 15 тәүлеккә сакка алынган иде. Аны полициягә буйсынмауда гаепләгәннәр иде.

Davamı

XS
SM
MD
LG