Keçid linkləri

2026, 26 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 09:05
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:28 20.3.2022
Наталья Синдеева
Наталья Синдеева

Русиядә томаланган "Дождь" телеканалын булдыручы һәм аның баш мөдире Наталья Синдеева Русия пропагандачылары Маргарита Симоньян һәм Тина Канделакига, шулай ук Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захаровага ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Синдеева хатында һәр адресат белән шәхси танышлыгына һәм аларга балаларның аналары буларак мөрәҗәгать итә:

"Мин синең белән булачак балалар турында сөйләшүебезне хәтерлим, Марго. Һәм синең белән мәктәпләр турында фикер алышканны, Тина. Без балаларыбызның ничек үсүен күзәттек, алар өчен борчылдык һәм киләчәкләре өчен тырыштык. Өметләре һәм планнары юк ителгән меңләгән украин аналары кебек үк.

Украинада балалар үлә. Бөтенләй кечкенә, бер яшьлек һәм ике яшьлек, мәктәп укучылары һәм бакча яшендәге балалар үлә. Кызлар һәм малайлар үлә. Бомбалар астында үләләр, яшеренеп үләләр, качып котылырга теләп чыгып киткән юлларда үләләр.

Украина аналары үз балаларын кечкенә табутларда күмә. Мин бу турыда һәрвакыт уйлыйм, мин бу хис белән ничек яшәргә икәнен белмим. Без, аналар, ул аналарга нәрсә әйтербез? Без аларның күзләренә ничек карарбыз?

Әйе, без сезнең белән - ике төрле якта, әмма бүген бу тормыш ягы һәм үлем ягы. Сез сәхнәгә чыгасыз, "Zа Россию" дип чыгыш ясыйсыз. Сез чыннан да шуны телисезмени? Бу сорауга миңа атап җавап бирмәгез, ләкин, зинһар, аңа үзегез өчен җавап бирегез. Сез аларның үлемен телисезме? Әгәр бу сезнең балаларыгыз булса?"

Маргарита Симоньян Russia Today-ның җитәкчесе һәм "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы мөхәррире, Тина Канделаки телевидениеда алып баручы булып эшли һәм ТНТ күңел ачу каналын җитәкли. Симоньян да, Канделаки да, Захарова да Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады һәм Лужникида Русия армиясенең Украинадагы гамәлләрен данлаган митингта чыгыш ясады (Русия хакимияте вакыйгаларны "денацификация" дип атый).

18:34 20.3.2022

Омски мөселманнары "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясенә кушылган. Бу хакта БК55 хәбәр итә. Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй Шакирҗанов район имамнары да теләктәшлек күрсәтүен белдергән.

"Без Владимир Путинны, Русия халкын хуплап баннер элдек. Безнең президент фашизм оясыннан азат итәргә ярдәм итә", дип сөйләгән ул.

Себер Җәмигъ мәчетенә Украинадагы сугышны һәм Владимир Путин сәясәтен хуплап, Русия агрессиясе символы булган Z тамгасы күрсәтелгән баннер да эленгән. Мондый карарны мәчет хезмәткәрләре бер тавыштан хуплавын да әйткән мөфти. Ул район имамнары да Путинның сугыш башлавын хуплый дигән.

18:43 20.3.2022

Австралия корал ясау өчен мөһим компонент булган глинозем, алюминий рудалары һәм бокситны Русиягә җибәрүне тыйды.

18:45 20.3.2022

Украинадагы сугыш нәтиҗәсендә 115 бала һәлак булган, тагын 140 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Украина баш прокуратурасы.

Davamı

XS
SM
MD
LG