Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 20:54
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

20:53 16.3.2022

Сугыш аркасында Чаллыда 15 мең кеше эшсез кала

Владимир Путин КамАЗның 40 еллык бәйрәмендә
Владимир Путин КамАЗның 40 еллык бәйрәмендә

Компонентлар җитмәү сәбәпле, КамАЗ җитештерүне 40 процентка киметергә мөмкин. Бүген Русия президенты Владимир Путин катнашында Русия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм турында киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Миңнеханов әйтүенчә, компонентлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр 15 меңләп хезмәткәр эшләми торачак.

КамАЗ йөк машиналарының моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке. Монда тулырак.

21:59 16.3.2022

Һаагадагы БМО халыкара мәхкәмәсе Русия Украинага каршы сугышны кичекмәстән туктатырга тиеш дигән карар чыгарды. Киев Мәскәүнең Украинаны геноцидта гаепләве нигезсез дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Киев белдерүенчә, геноцид турында конвенцияне нигезсез сылтау буларак кулланып Украинага сугыш башлаган Русия аннан чыгарга тиеш. Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донбасс төбәгендә 2014 елдан алып хәзерге сугыш башланганчыга кадәр булган хәлләр турында сөйләгәндә “геноцид” сүзен күп тапкыр кулланды. Мәхкәмә Украинаның үз җирләрендә геноцид кылуын раслаучы дәлилләр юк дигән карарга килде. Монда тулырак.

10:45 17.3.2022
Джо Байден
Джо Байден

16 мартта АКШ президенты Джо Байден, журналистларның соравына җавап биреп, Русия президенты Владимир Путинны "хәрби җинаятьче" дип санавын әйтте. Reuters агентлыгы искәртүенчә, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә бәреп керүе контекстында Байден беренче тапкыр Путинга карата мондый риторика куллана. Узган ел Байден, Путинны “үтерүче” дип саныйсызмы дигән сорауга, “әйе” дип җавап биргән иде. Монда тулырак.

11:24 17.3.2022

Украинага каршы сугышта Башкортстан егете Илмир Гыймалетдинов һәлак булган. Бу турыда Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев үзенең социаль челтәр битендә язды.

Аның сүзләренчә, Гыймалетдинов 2014 елдан бирле Чиләбе өлкәсендә килешү нигезендә сержант вазифасында хезмәт иткән.

— Взвод командиры урынбасары, хәрби машина командиры булган һәм Украинага хәрби йөкләмәләрне үтәргә җибәрелгән. Аның белән хәрби хезмәт урынында яшәүче хатыны һәм һәм өч баласы һәм Бүздәктә яшәүче әти-әнисе калган, — дип яза район башлыгы.

Кичә шулай ук Украинага каршы сугышта Башкортстанның Белорет районы егете, 27 яшьлек Денис Сафинның үлеме хәбәр ителгән иде.

Davamı

XS
SM
MD
LG