Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 22:08
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:41 17.3.2022

Русия хакимиятләре илнең югары уку йортлары студентларын Украинага каршы сугышны һәм Кырымны аннексияләү көнен хуплау митингларына җыя, бу хакта студентларның DOXA басмасы хәбәр итә. Чаралар 18 мартта Русиянең берничә шәһәрендә узачак.

Студентлардан килгән хатларга сылтама белән, DOXA редакциясе Мәскәү политехник университеты, Русия хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Мәскәү азык-төлек җитештерү дәүләт университеты, Идарә дәүләт университеты һәм Көньяк федераль университеты җитәкчелегенә митингларга чакырулар җибәрелгән, дип хәбәр итә.

Алардан чараларда кимендә йөз студент катнаштыруны таләп итәләр. Митингка чыккан өчен студентларга ял һәм "чарада катнашкан бөтен кешене телгә алып, рәхмәт хатлары" бирергә вәгъдә итәләр. Монда тулырак.

12:10 17.3.2022

Украинага каршы сугышта Чаллыдан 21 яшьлек Артур Шәрәфиев һәлак булган. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Артур Шәрәфиев Чаллыда туып үскән, шәһәрнең политехник көллиятендә укыган, 2021 елның августыннан Русия армиясендә килешү нигезендә хезмәт иткән.

Шәрәфиев бу сугышта үлеме республика хакимиятләре тарафыннан рәсми расланган хәрбиләрнең кимендә 11нчесе. Монда тулырак.

12:42 17.3.2022
Игорь Сечин
Игорь Сечин

Испания хакимиятләре "Crescent" ("Ярымай") яхтасын тоткарлаган, фаразларга күрә ул Европа берлеге, АКШ һәм Британиянең чикләүләр исемлегенә кертелгән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинныкы. 135 метр озынлыктагы Яхта Кайман утраулары байрагы астында йөзә һәм Испаниягә 2021 елның ноябрендә Италиядән килгән. Аның якынча бәясе – 600 миллион доллар тирәсе. Испания хакимиятләре яхтаның кемнеке булуын һәм аның хуҗасы Европа берлеге санкцияләренә эләгү-эләкмәвен ачыклаганчы яхтаны тоткарлап торачагын белдерде. "Роснефть" башлыгы чикләүләр исемлегенә 28 февральдә кертелде. Элегрәк Франциядә "Aморе Веро" яхтасын тоткарлау хәбәр ителгән иде, аны да Сечин белән бәйлиләр. Монда тулырак.

13:15 17.3.2022

Davamı

XS
SM
MD
LG