Американың Eli Lilly фармацевтика ширкәте Русиянең Украинадагы сугышы аркасында Русиядә инвестицияләрен һәм клиник тикшеренүләрен туктатуы, шулай ук илгә кайбер даруларын кертми башлавы турында игълан итте.
Eli Lilly-ның пресс-релизында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта ширкәтнең Русиядәге эшчәнлеге яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларны кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә генә юнәлтелгән.
Американың фармацевтика ширкәте Русиядә сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга бирергә ниятли. Ширкәттә "гаепсез кешеләрнең Украинада фаҗигаи үлеменә тирән борчылуларын" һәм кичекмәстән сугышны туктатуларына өмет итүләрен белдергәннәр.
Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
РБК язуынча, Eli Lilly – Русиягә дарулар җибәрүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте.
Алданрак глобаль фармацевтик җитештерүчеләр арасында беренчеләрдән булып Германиянең Bayer-ы һәм Американың Pfizer-ы Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуы турында белдергән иде. Бу ширкәтләрнең Русиядә маркетингка, җирле тәэмин итүчеләрнең эшенә, шулай ук русияләр катнашындагы яңа клиник тикшеренүләргә вакытлыча акча бирмәячәген аңлата.
Шулай да дарулар белән тәэмин итүне туктату турында сүз булмады.
Алданрак Русия хакимиятләре санкцияләр аркасында медицина кирәк яракларына кытлык проблемы булмаска тиеш дип белдергән иде. Шул ук вакытта соңгы атналарда даруханәләрдә ажиотаж күзәтелде, кулланучылар кайбер дарулар җитмәүгә зарлана. Росздравнадзорда исә дефицитны "нигезсез ихтыяҗның" биш-ун мәртәбә артуы белән бәйлиләр.
16 мартта Татарстан депутатлары Русия премьер-министры Михаил Мишустинга полиция хезмәткәрләренә хезмәт хакын һәм матди ярдәм күрсәтүне арттыруны сорап мөрәҗәгать кабул итте. Дәүләт шурасы утырышында әлеге карарны 82 депутат хуплап чыкты, 1 кеше битараф калды.
Мөрәҗәгать белән таныштырган депутат Александр Чубаров сөйләвенчә, хокук саклау органнарыннан китүчеләр арткан. 2020 елда 969 хезмәткәр эшен калдырган булса, 2021 елда аларның саны 1 659 кешегә җиткән. Эштән китүчеләрнең 56 проценты пенсия яшенә җитмичә үз теләге белән гариза язган диелә. Депутатларны аеруча тикшерүчеләр, участок хезмәткәрләре кебек эшчеләрнең китүе борчый. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында кадрлар кытлыгы 12 процентка җиткән.
Полиция хезмәткәрләренең эштән китүенең төп сәбәбе – түбән хезмәт хаклары диелә мөрәҗәгатьтә. 2012-2018 ел аралыгында хезмәт хаклары индексацияләнмәгән. Полиция вәкиленә торак алу да катлауланган. Бүген Татарстанда 2 574 хезмәткәр чиратта тора, шул ук вакытта елына 70 кешене генә торак белән тәэмин итә алалар. Чиратны уртача 36 ел көтәргә кирәк. Фатирны арендалау өчен ярдәм дә 3 600 сумнан артмый, диелә Дәүләт шурасы мөрәҗәгатендә.
Татарстан депутатлары федераль канунга үзгәрешләр кертүне сорап Михаил Мишустинга тәкъдимнәр юллады. Аерым алганда, Дәүләт шурасы полиция хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрүне, торак өчен аренданы каплау суммасын арттыру, пенсияне үстерү һәм хәрбиләрне торак белән тәэмин итү системы куллануны сорый.
Украина президенты Владимир Зеленский сугышта Русиянең тагын бер генералы һәлак булуын белдерде. Ул аның 15 мартта һәлак булуын әйтте, әмма исем-фамилиясен атамады. Украин Telegram-каналлары һәм журналистлары аның генерал-майор Олег Митяев булуын хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны расламый. Митяев элек Таҗикстанда 201нче хәрби базаны җитәкләгән, аннан Сүриядәге Русия гаскәрләре башлыгы урынбасары булган. Элегрәк Украина Русиянең өч генералы үтерелүен хәбәр иткән иде инде.
Мински урамнарында кичәдән бирле Русия хәрби медицина машиналары артып китте. Элегрәк Азатлыкның беларус редакциясе, шаһитләр сүзләренә таянып, Мозырь һәм Наровль шәһәрләрендәге (Беларусның Украинага чиктәш Гомель өлкәсендәге шәһәрләр) һоспитальләрдә Украинадан китерелүче йөзләрчә Русия хәрбие булуын хәбәр иткән иде.