Европа берлеге һәм "Җиделек" (G7) илләре Русиягә каршы дүртенче санкцияләр җыелмасын әзерләп бетергән. 11 мартта яңа чикләүләр турында Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен сөйләгән иде. Алар арасында – Русияне ил халкы өчен иң уңайлы сәүдә статусыннан мәхрүм итү дә бар. Бу чара, Көнбатыш илләренә Дөнья сәүдә оешмасы (WTO) кагыйдәләренә ярашлы, Русия тауарларына югары тарифлар кертергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш Русияне әйдәп баручы халыкара финанс оешмаларында, шул исәптән Халыкара валюта фондында һәм Дөнья банкында әгъза булудан мәхрүм итәргә ниятлиләр. Шәхси чикләүләргә дучар русияләр исемлеге дә тулыланыр дип фаразлана. Анда Русия президенты Владимир Путин даирәсендәге кешеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары керәчәк. Санкцияләр Русиянең энергетика секторына да кагылачак. Монда тулырак.
АКШ дәүләт департаменты үз беректәшләренә документ җибәргән, анда әйтелгәнчә, Украинадагы сугышта Кытай Русиягә хәрби ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Америка дипломатларына сылтама белән The Financial Times хәбәр итә.
Русиянең Кытайдан хәрби ярдәм соравы турында The Financial Times 13 мартта язган иде. Кытай Русиягә киләчәктә булышырга җыенамы яки хәзердән үк хәрби ярдәм күрсәтәме - беректәшләргә җибәрелгән документта бу хакта әйтелми. Монда тулырак.
ТНВда 2006 елдан бирле эшләгән, тапшырулар алып баручы булган Лилия Гилдеева Русиядән киткән һәм чит илгә чыккач үзенең эштән китүен белдергән.
Башта киттем, болай гына җибәрмәсләр дип курыктым, аннан эштән китү турында гариза яздым”, дип белдергән ул @varlamov_news-ка.
НТВда Гилдеева “Сегодня" тапшыруын алып баручы да булды. Беренче җиде елда алар тапшыруны Алексей Пивоваровов белән бергә алып бардылар.
Бүген Чехия премьер-министры Петр Фиала Польша һәм Словения премьерлары Матеуш Моравецкий һәм Янез Янша белән Киевка оча. Анда алар Украина президенты Владимир Зеленский һәм премьеры Денис Шмыгаль белән очраша.
Бу турыда бүген иртән Чехия премьеры Twitter-да язды. Алар белән бергә Польша вице-премьеры Ярослав Качинский да Киевка оча.
“Бу сәфәр Европа шурасы рәисе Шарль Мишель һәм Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен белән киңәшләшүләр нигезендә оештырыла. Сәфәрнең максаты — Европа берлегенең Украинаны һәм аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклавын ачык итеп күрсәтү”, ди Фиала.
Украинага өстәмә ярдәм турында да сүз булыр дип көтелә. Украинадан Көнбатыш илләренә миллионнарча качак китте. Европа берлеге Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итә һәм Киевка корал һәм кирәк-яраклар белән ярдәм итә.