Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 15:11
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:48 15.3.2022

15 мартта Русиянең Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге полигоннарда мобилизацион резервта булган ватадашларны хәрби күнегүләргә туплау башланган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мобилизацион кешеләр резервында булу турында килешү төзегән запастагы хәрби хезмәткәрләр белән гамәли күнегүләр 15 марттан 17 мартка кадәр уза. Резервистлар утлы коралдан атачак, заманча корал һәм хәрби техниканың хәрби мөмкинлекләрен өйрәнәчәк, хәрби һәм дәүләт объектларын саклау һәм һөҗүмнән яклауны оештыру өчен кирәкле төп күнегүләр узачак", дип хәбәр иткән Көнчыгыш хәрби бүлгесенең матбугат хезмәте.

Киев Украига каршы сугышта Русиянең дистәләгән мең хәрбие һәлак булуын белдергән иде. Монда тулырак.

13:25 15.3.2022

Барселонада Сергей Чемезовның 140 млн долларлык яхтасын конфискацияләгәннәр

Сергей Чемезов һәм Владимир Путин
Сергей Чемезов һәм Владимир Путин

Барселонада Испания хакимиятләре Украинага карата агрессия сәбәпле кертелгән чикләүләр нигезенедә Русия олигархы Сергей Чемезовның 140 млн долларлык яхтасын вакытлыча конфискацияләгән. Бу турыда ике чыганагына таянып, Reuters хәбәр итә.

Русия президенты Владимир Путинның дусты, “Ростех” дәүләт конгломератын җитәкләүче элекке КГБ офицеры Сергей Чемезовның Valerie исемле 85 метрлык супер яхтасы конфискацияләнгән диелә.

Pandora Papers мәгълүматлары нигезендә 2021 елда чыккан мәкаләдә язылганча, яхта Британиянең Вирджин утрауларындагы ширкәт аша Чемезовның үги кызы Анастасия Игнатова исеменә теркәлгән.

13:41 15.3.2022

Сугышта тагын ике башкортстанлы һәлак булган

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын ике хәрби һәлак булган. Аларның берсе — Уфадан өлкән офицер Сергей Порохня. Аның үлеме турында 15 мартта “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итте. Сергей Порохня Уфада шактый билгеле зат иде, ул 9 майда Уфадагы Җиңү парадын кабул итте.

Шулай ук бүген Стәрлетамак мэры Рөстәм Газизов мэриядәге киңәшмә вакытында Украинадагы сугышта Стәрлетамакта яшәгән Владимир Мокшинның һәлак булуын җиткергән иде. Мокшинның моңа кадәр кайнар нокталарда, шул исәптән Төньяк Кавказда да хезмәт иткәнлеге әйтелде.

16:18 15.3.2022

Адвокатлар Русия телевидениесендә сугышка протест белдергән Марина Овсянникованы таба алмауларын әйтә

Марина Овсянникова сугышка каршы плакат күрсәтә
Марина Овсянникова сугышка каршы плакат күрсәтә

14 март кичендә "Время" тапшыруының туры эфирында сугышка протест оештырганнан соң тоткарланган Беренче канал мөхәррире Марина Овсянникованы адвокатлар әле дә таба алмый. Бу хакта "Агора" адвокаты Даниил Берманга сылтама белән "Медуза" яза.

Русия тикшерү комитеты Овсянниковага тикшерү эшләре башлады. Аның гамәлендә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсенә нигезендә җинаять булу-булмавы тикшерелә.

14 март кичендә Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте. Монда тулырак.

Davamı

XS
SM
MD
LG