Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 07:54
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:36 13.3.2022

Русия хәрбиләре басып алган Херсонда протест чаралары дәвам итә. Шәһәр үзәгенә чыккан халык: "Херсон - ул Украина" дигән шигарләр кычкыра. Бу хакта Херсон өлкә шурасы депутаты Сергей Хлань үзенең Facebook битендә яза.

Хлань әйтүенчә, аңа үзен яңа хакимият дип атаган кешеләр шалтыратып "хезмәттәшлек" итүне сораган. Депутат сүзләренчә, Русия Херсон өлкәсендә "ДНР" һәм "ЛНР" кебек "халык республикасын" булдыру референдумын үткәрергә җыена. Хлань хезмәттәшлектән баш тарткан.

Николаев шәһәрендә яшәүче татар Азатлыкка биргән әңгәмәдә: "Русия бөтен шәһәрләрне җимереп, шактый халыкны кырып, Украинаны төрле өлешләргә бүлгәләп, үзләренә кирәкле кешеләрне җитәкчелеккә утыртып куярга мөмкиннәр. Көнбатыш Украинаны аерып, көньякта Херсон республикасы, Одесса республикасы игълан итәргә мөмкиннәр", диде. Бу әңгәмәне Азатлыкта укый аласыз.

16:02 13.3.2022

16:43 13.3.2022

Якшәмбе, 13 март, Русиянең күп шәһәрләрендә Украина сугышына каршы протест чаралары уза. ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Казан вакыты белән 15.30га 27 шәһәрдә 347 кеше тоткарланган. Шул исәптән Уфадан ике тоткарланучы бар. Аның берсе - Элина Гайфуллина Уфаның Дим районы 11нче полиция бүлегенә озатлыган. Максим Максименконың кайсы полиция бүлегендә тотылуы әлегә билгесез.

Казанда Университетская урамына полиция машиналары, автобуслар китерелгән. Бу хакта "Протестная Казань" Телеграм-каналы яза.

Иң күп тоткарланучылар - Мәскәүдә (49), Екатеринбурда (29) һәм Петербурда(23).
"Новая Газета" хәбәр итүенчә, Мәскәүдәге Манеж мәйданы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән камап алынган. Тимер коймалар эчендәге кешеләрнең кайберләренең документлары тикшерелә.

Полиция журналистларга тоткыннар булган автобусларга якын бармаска куша.

17:51 13.3.2022

"Минем бертуганымның кызын өченче көн сезнекеләр үтерде", диде Казанда Украинадагы сугышка каршы митингта чыккан бер хатын-кыз шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкинга.

Бу сүзләрдән соң Чанкин полиция хезмәткәрлренә хатын-кызны куып тотарга боерык бирде. Нәтиҗәдә аны тоткарлап автозакка алып киттеләр.


Видео: SOTA

Davamı

XS
SM
MD
LG