Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 09:22
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:21 13.3.2022

Киев өлкәсе полициясе башлыгы Андрей Небитов Киев янында The New York Times хәбәрчесе Брент Реноның һәлак булуы турында хәбәр итте. Небитов үз фейсбугында журналистның паспорты, матбугат картасын, шулай ук кан эчендә яткан гәүдәсенең фотосын бастырган.

Ирпенда соңгы көннәрдә Украина һәм Русия хәрбиләре арасында сугышлар бара, бу шәһәр Киевка керер алдыннан соңгы калаларның берсе, аны кулга алу Русиягә илнең башкаласына һөҗүм итү өчен плацдарм тәэмин итә.

"Оккупантлар хәтта халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын да мәгьнәсез рәвештә үтерәләр, журналистлар Русия гаскәрләренең Украинадагы оятсызлыгы турында дөреслекне күрсәтергә тырыша. Бүген Ирпенда дөньякүләм танылган медианың 51 яшьлек корреспондентын атып үтерделәр. Тагын бер журналист зыян күрде", - дип язган Небитов социаль челтәрдәге битендә.

Брент Рено – The New York Times газетының хәрби видеокорреспонденты. Ул документаль фильмнары өчен берничә абруйлы бүләккә лаек: Peabody, DuPont һәм Edward R. Murrow Award. Аның фильмографиясендә Гыйрак, Әфганстан, Ливия һәм Африканың башка илләрендәге сугышларның hуманитар аспектларына багышланган картиналар бар. Ул шулай ук Мисырда һәм Көньяк Америка илләрендә кискен борылышлар турында бик күп репортажлар төшерде.

"Без журналист Брент Реноның үлеме турындагы хәбәргә тирән кайгырдык. Брент талантлы фотограф һәм режиссер, әмма ул Украинада New York Times биреме буенча түгел иде", дип язды твиттердагы аккаунтында New York Times вәкиле.

10:48 14.3.2022

14 март иртәсенә кыскача хәбәрләр

  • Русиядә Instagram рәсмән томаланды - GlobalCheck
  • Colgate-Palmolive Русиягә тауар китерүне чикләде
  • eBay Россиядән сатучыларга хезмәт күрсәтүне туктата
  • Бүгеннән Русиядә McDonald's эшен туктатырга тиеш
  • PayPal русиялеләрдән акчаларын 18 мартка кадәр системадан чыгаруны сорады
  • Sony Pictures һәм Vans кием ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктата
  • Татарстанда Covid–19га каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды
11:08 14.3.2022
Maxar Technologies ширкәтенең иярчен фотосында Мариуполь шәһәренең сәнәгать зонасы утка тотылуы күренә. 12 март 2022
Maxar Technologies ширкәтенең иярчен фотосында Мариуполь шәһәренең сәнәгать зонасы утка тотылуы күренә. 12 март 2022

Русия гаскәрләре чолгап алган Мариупольдә сугыш башланганнан бирле 2187 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте 13 мартта шәһәр шурасы.

“Мариуполь һәр көн һава һөҗүменнән зыян күрә. Соңгы 24 сәгать эчендә тыныч шәһәр ким дигәндә 22 мәртәбә бомбага тотылды”, диләр шурада. Җирле хакимиятләр искәртүенчә шәһәрдә 400 мең кеше чолганышта калган.

Якшәмбе көнне Рим папасы Франциск Ватиканда гыйбадәт кылганда Мариупольне “Газап чигүчеләр шәһәре” дип атады.

11:34 14.3.2022

Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип яза кайбер медиалар.

Finanсial Times чыганаклары мәгълүматына күрә, сугышның өченче атнасы уртасына Русиянең кайбер кораллары бетеп килә. Үз әңгәмәдәшләренә сылтама белән New York Times, Русия икътисади санкцияләр нәтиҗәсенә каршы тору өчен Кытайдан шулай ук өстәмә икътисади ярдәм сораган дип искәртә.

Кытайның Русия үтенеченә ничек җавап бирүе хәбәр ителми. Украинадагы сугышка карата Пекин нейтраль позиция алды һәм Мәскәүне һөҗүм өчен тәнкыйтьләмәде, әмма сөйләшүләр юлы белән вазгыятьне җайларга чакырды.

Ак йорт, Русиянең бу үтенече – Пекин белән Мәскәү арасында тыгыз элемтәләр урнашу билгесе дип сагая.

Шулай ук Кытайның уңай җавабы Көнбатышның Украинага ярдәмен какшатырга мөмкин.

“Без Пекинга читтә тормаячагыбызны һәм нинди дә булса дәүләткә Русиянең икътисади санкцияләрдән югалтуларын компенсацияләргә юл куймаячагыбызны хәбәр иттек”, диде CNN телеканалының эфирында АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.

Кытайның Вашингтондагы илчелеге Русиянең үтенече турында хәбәрдар булмавын әйтте.

14 мартта Римда АКШ президентының дәүләт иминлеге ярдәмчесе Джейк Салливан һәм Кытайның коммунистлар фиркасе үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзасы Ян Цзечи очрашачак.


“Бу очрашу Русиянең Украинага каршы акланмаган һәм рәхимсез сугышы контекстында, шулай ук Кытайның дөньядагы тәртип турындагы үз күзаллауларын алга сөрүе өчен Русия белән берләшүенә бәйле уза”, дип яза Politico үз чыганагына сылтама белән.

Davamı

XS
SM
MD
LG