Чит илгә "махсус хәрби операциягә" барырга ризалык биреп имза куйган хәрбиләр исемлеге. Ул 21 февральдә имзаланган. Исемлектә кимендә яртысы Русиянең милли азчылыклар вәкилләре булуы күзгә ташлана.
Украинадагы сугышта һәлак булучылар һәм әсирләр арасында Русиядәге азчылыклар, милли төбәк вәкилләре күбрәк булуына белгечләр дә игътибар иткән иде.
Бу турыда безнең язмада укыгыз.
Русиянең "Победа" һава ширкәте очкычы командиры Украинадагы сугыш турында фикерен белдерә
"Украинага каршы сугыш - ул җинаять. Аек фикер йөртүче һәркем мине хуплар һәм бу сугышны туктату өчен барысын да эшләр дип уйлыйм. Бу сугыш безгә кирәкми!" ди ул очкычтагы юлчыларга мөрәҗәгать итеп.
Азатлык чыганакларына күрә, Татарстан парламенты депутатларына, андагы хезмәткәрләргә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләрдән баш тартырга һәм ВКонтакте, Одноклассники челтәрләрендә аккаунт булдырырга кушылган.
"Хөрмәтле коллегалар. Вазгыять шундый: Meta ширкәте хезмәтләре русофобия һәм Русиягә карата нәфрәт юлын сайлады. Без моның белән киләшә алмыйбыз. Моннан соң болай эш итәбез: Instagram-да аккаунтлары булучылар, ә андыйлар күпчелек, сезгә ВКонтакте һәм Одноклассникида теркәлергә кирәк. Анда сез бар икән, Instagram-дагы укучыларыгызга башка социаль челтәрләргә язылырга кирәклеген әйтергә кирәк. Шулай ук ВК, ОК аккаунтларын булдыргач, сылтамаларны миңа "личка"га җибәрегез", диелә депутатларга җибәрелгән күрсәтмәдә.
Бүген Роскомнадзор 14 март төн уртасында Русиядә Instagram томаланачак дип кисәтте. Facebook челтәре 4 март томаланган иде.
Алдарак Facebook һәм Instagram челтәрләрен контроль итүче Meta ширкәте Украинадагы сугыш уңаеннан махсус белдерү ясады.
"Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле, "Русия илбасарларына үлем" кебек гадәттә кире кагыла торган белдерүләр, чыгарма буларак, вакытлыча тыелмаячак, әмма Русиянең сивил кешеләренә карата көч куллануга чакырган белдерүләргә юл куелмаячак" диелә белдерүдә.
Шуннан соң Роскомнадзор "Русия сугышчыларына каршы көч куллануга өндәүләр сәбәпле" Русиядә Instagram-га керүне чикләячәген белдергән иде.
Исегезгә төшерәбез, Русия баш прокуратурасы таләбе белән Азатлыкның ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә битләре томаланды. Аңа кадәр Азатлыкның сайты һәм Facebook сәхифәсе томаланган иде.
Азатлык томаланса да, без эшебезне дәвам итәбез!
Безнең көзге сайт: https://d3p1ee4vyd5fte.cloudfront.net/
Владимир Кличко русияләргә мөрәҗәгать итте
Украинаның танылган боксчысы, дөнья чемпионы Владимир Кличко "фикер йөртү сәләте калган" русиялеләргә мөрәҗәгать итте.
"Империячел амбицияләрегез, Украинага бәреп керүегез һәм армиягезнең вәхшилеге белән сез гасырларга җитәрлек нәфрәт чәчтегез.
Хөкүмәт ул бер нәрсә, ә гражданнар башка дигән сүзләр - тулы сафсата. Сез, җирәнгеч пропагандага ышанып, хәтта Украинадагы туганнарыгыз һәм дусларыгызга да ышанмыйча, илегез (Украинадагы) Кырым һәм Донбассның бер өлешен басып алганда 8 ел буе дәшми тордыгыз.
Сез украиннарга тәкәббер карадыгыз, мондый милләт юк дип. Сез бер-берегезгә ниндидер нацистлар турында әкиятләр сөйләдегез. Хәзер сезнең солдатлар, ирләрегез, улларыгыз Украинага килде, сез бу хакта барысын да беләсез.
Ләкин шуны истә тотыгыз, безне азат итәргә кирәкми, без үз җиребездә, үз илебезне төзедек, һәм без аны яңадан төзиячәкбез. Украина - ирекле дәүләт, ул үсеш юлын демократик Европага таба сайлады. Һәм без бу юлыбыз өчен көрәшәчәкбез.
Әйе, безгә кыен булачак, әмма без бирешмәячәкбез, чөнки курыкмыйбыз һәм сезнең армия дә моны аңлады инде. Ә үз җире өчен үлгән кешеләргә ультиматум кую - файдасыз.
Истә тотыгыз, әгәр сез Украинаны һәм украиннарны юк итәргә тырышсагыз, болай дәвам итсәгез - сезнең ил дә исән калмаячак.
Изоляциядәге ил булып калырга теләмәсәгез, куркудан һәм битарафлыктан калтырамагыз, украиннар кебек кыю булыгыз. Үз илегезне коткарыгыз, ә без үзебезнекен бирмәячәкбез һәм бирелмәячәкбез.
Мин украиналы, һәм көчле, ирекле һәм каһарман милләт вәкиле булуым белән горурланам. Украинага дан!", ди Кличко.