Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 00:49
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:29 12.3.2022

12 март иртәсенә җыелган хәбәрләр кыскача:

  • Роскомнадзор "Бумага" басмасы сайтын томалаган.
  • АКШ Геннадий Зюгановка каршы санкцияләр кертте.
  • АКШ шулай ук Дмитрий Песковның хатыны Татьяна Навка һәм ике өлкән баласына санкцияләр кертте.
  • Беренче канал, НТВ, ТНТ, RT, Россия 1, Россия 24, Москва 24, РБК, Спас YouTube-та томаланган.
  • Польшаның Варшау һәм Краков шәһәрләре Украинадан сугыштан качып килүчеләрне сыйдыра алмый башлаган.
  • Казакъстанның Qazaq Air һава ширкәте Русиягә очышларны туктатып тора.
  • НАТО һәм аның беректәшләре 14 мартта Норвегиядә хәрби күнегүләр башлый.
  • "Театр" журналы баш мөхәррире Русиядән китәргә булган, чөнки Украинадагы сугышка каршы петициядән соң аңа янаулар башланган.
  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәт" Украинага җибәрер өчен кешеләр яллый башлаган.
  • 14 мартта Русиядә Instagram томаланачак.
11:05 12.3.2022

"8 ел мин кайда булдым"

Сәяхәтләр турында видеоблог алып баручы Украина журналисты Антон Птушкин русияләргә мөрәҗәгать чыгарды.

"Тумышым белән мин Луһанскидан. Луһански - минем йортым, 2014 елда аны миннән тартып алдылар. Сезнең кайчан да булса йортыгызны тартып алганнары булдымы?"

Видеода ул туган йортын югалтуы, Украинадагы фашистлар турында миф, ил халкының урыс телеә булган мөнәсәбәте һәм Русиядәге цензура турында сөйли.

11:13 12.3.2022

Птушкин видеосын карагач, менә бу мәкаләне дә укырга киңәш итәбез. Азатлык Русия режимы пропагандасының 5 мөһим ялганын алып, аларның ни өчен нәкъ менә ялган булганын аңлата.

12:38 12.3.2022

Русиядә чит ил ширкәтләре киткәннән соң 120 мең эш урыны югалачак

Кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте мәгълүматынча, Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк.

Davamı

XS
SM
MD
LG