Украина президенты Владимир Зеленский Русияне 9 мартта илнең көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәрендә бала табу йортына һәм хастаханәнең балалар бүлегенә коточкыч һөҗүм ясауда гаепләде.
Русия хәрби очкычы бомбалавыннан биналарга зур зыян килгән, балалар да җимереклекләр астында калган диелә. Шәһәр шурасы бомбалау нәтиҗәләре видеосын Telegram-каналына чыгарды.
Рәсмиләр әйтүенчә, кимендә 17 кеше яраланган, алар арасында хатын-кызлар да бар. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.
Мәскәү Украинада бары тик хәрби корылмаларны гына утка тотуын әйтеп килә.
Сугышның 14нче көне тәмам. Төп хәбәрләр кыскача
- Украина президенты Владимир Зеленский Русияне Мариуполь шәһәрендә бала табу йортына һәм хастаханәнең балалар бүлегенә һөҗүм ясауда гаепләде. Кимендә 17 кеше яраланган
- БМО Украинада сивил халык арасында корбаннар санын китерде: 24 февральдән башлап 908 кеше яраланган, 516 кеше (шул исәптән 37 бала) һәлак булган
- Украинадагы сугышта Татарстаннан өченче хәрбинең һәлак булганы рәсми хәбәр ителде - Яшел Үзән районыннан полковник Дмитрий Сафронов
- Европа Берлеге санкцияләр исемлеген игълан итте. Анда Русия Федерация шурасында утырган Татарстан вәкилләре Ленар Сафин белән Геннадий Емельянов һәм Самар вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин да бар.
- Русия саклану министрлыгы мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның да Украинадагы сугышка җибәрелүен раслады
- Русиядә "ят агентлар" белән бәйле затларның исемлеге төзеләчәк. Канунга төзәтмәне Русия думасы әзерли, аны тиешле комитет хуплаган
- Мәскәү биржасында доллар 120 сумга, евро 131 сумга җитте. Русия банкларында аларның бәясе тагын да югарыррак
10 март иртәсенә Русиядән китүләре турында белдерүчеләр:
- Mondelez International (Oreo, Alpen Gold, Cadbury, Milka, Toblerone) иинвестицияләр һәм реклам бирми башлый.
- Япониянең Epson ширкәте Русия һәм Беларуска тауарлар сатмый башлый
- Sony ширкәте PlayStation консолен сатуны һәм програм тәэминәтен туктата.
- Nintendo Co.ширкәте дә уеннар сатуны туктата.
- WarnerMedia (Warner Bros., CNN, HBO һәм HBO Max) Русиядә яңа контентка лицензия бирүне туктата
- Carlsberg Русиядә үзенең брендын сатмый башлы.
- Toyota Русиядә машиналар җитештерүне һәм илгә экспортны туктата.
- Mars Русиядә реклама һәм инвестицияләрне туктатып тора.
- Hilton һәм Hyatt кунакханәләре Русиядә бизнесларын үстерүне туктатып тора.
- YouTube Русия кулланучыларына монетизацияне туктатып тора. Моңа Premium, Music Premium-га язылучылар да, хәйриячелек, суперчат һәм суперстикерлар да керә.
Якын айларда татарстаннарның реаль керемнәре 10-15 процентка кимүе ихтимал. Бу хакта белгечләр фикеренә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.
Икътисадчылар искәртүенчә, бу 2021 ел казанышларын тулысынча юкка чыгарырга мөмкин. Татарстанстат, узган ел нәтиҗәләре турында хисап тотканда, республикада яшәүчеләрнең реаль керемнәре 4 процентка артуын белдергән иде.
Белгечләр тагын ниләр фаразлаганын монда укырга мөмкин.