Мариупольдә балалар хастаханәсенә Русия очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше, шул исәптән бер кыз бала һәлак булган.
Бу хакта 10 мартта Мариуполь дәүләт шурасы хәбәр итте.
Татарстаннан тагын бер сугыш корбаны
Чистай районының рәсми аккаунты Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер хәрбинең үлүен хәбәр итте.
Кече сержант Семен Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Аннексияләнгән Кырымда яр буе сагында хезмәт иткән диелә. Шулай ук аның Украина гаскәрләре атышка тоткан чакта һәлак булуы хәбәр ителә.
Аны Кефедә (Феодосия) җирләячәкләр, Соловьевның өч баласы калган.
Русия Европа Шурасында катнашырга теләми, бу Страсбург мәхкәмәсе русияләрне якламаячак дигән сүзме?
Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Европа шурасы эшчәнлегендә башка катнашырга җыенмавын әйтте, чөнки Көнбатыш илләре бу оешманың эшчәнлеген какшата дип белдерде.
Депутат Андрей Клишас Русия Европа Шурасыннан чыккач, русияләр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмый диде.
"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков исә клишаслар “дулкын гына җибәрә” дип саный. Европа Шурасыннан тиз генә чыгып булмый. Моның өчен башта Кеше хокукларын яклау конвенциясеннән баш тартырга кирәк. Моңа аерым канун кабул итү зарур. Әлеге канун кабул ителгән очракта Русия Европа Шурасыннан 2023 елның 1 гыйнварынна чыга алачак. Аңа кадәр Страсбург мәхкәмәсе гаризалар кабул итә ала, ә кабул ителгән гаризалар каралып бетәчәк, ди Чиков.
Uniqlo кием кибете Русиядән китмим дигән иде башта, хәзер китәм дип белдерде. Япония кибете Казанда һәм Уфада бар иде. Уфада әле 4 ай элек кенә ачылды.