Keçid linkləri

2026, 24 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 12:23
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

20:48 9.3.2022
Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә
Gözlə

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә

Русия агрессиясенә каршы сугышучы Украинага чит илләрдән күп кенә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр китерелде һәм китерелә. Әмма илне саклаучылар сафларына кушылучылар шул кадәр күп ки, алар җитәрлек түгел. Бер Запорожьеда гына да ядрә яки кыйпылчыклардан саклый торган ныгытылган хәрби киемнәр кытлыгы мең данәгә җитә.

Шундый шартларда волонтерлар ярдәмгә килгән. Кул астында булган тукымалардан һәм башка детальләрдән ныгытылган хәрби киемнәр, гранаталар һәм автомат магазиннары йөртү өчен жилетлар һәм башка әйберләр җитештерәләр. Алар үзләрен “тегүчеләр гаскәре” дип тә атый.

Сугышка кадәр алар төрле матур киемнәр, пижамалар теккән. Башка урында эшләүче кешеләр дә ял көннәрен биредә ярдәм итеп уздыра. Запорожьеда хәзер биш шундый цех эшли.

22:08 9.3.2022

Украинадагы кырымтатарлар Чехия һәм Төркиягә эвакуацияләнә

Чехиянең Украинадагы илчелеге ярдәмендә Кырымтатар Мәҗлесе һәм Львов шәһәре хакимияте каршындагы "Азат һәм битараф булмаган" волонтёрлык штабы 8 мартта 48 кырымтатар хатыны һәм балаларны Чехиягә эвакуацияләгән.

Чехиягә тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашкан Кырым стратегик тикшеренүләр Институтының проектлар координаторы Эльмира Аблялимова сүзләренчә, хатыннар һәм балалар Брно шәһәренә китерелгән. Чехия барлыгы 300 кешене кабул итәчәк.

Мәҗлеснең координация үзәге ярдәмендә беренче атнада барлыгы 500 кырымтатар эвакуацияләнгән. Кырымның Дәүләт байлыгы фонды рәисе Ленур Мамбетов сүзләренчә, Львовтан автобуслар Ромыния, Болгарстан аша Төркиягә җибәрелә. Төркиягә инде 14 шундый автобус юлладык ди ул.

22:11 9.3.2022
Русия хәрбиләре Украинада инвалид машинасына ут ачып ике пенсионерны үтергән
Gözlə

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Русия хәрбиләре Украинаның Киев өлкәсендәге Макаров бистәсеннән чыгып баручы ике пенсионерны атып үтергән. 28 февральдә булган бу хәл күзәтү видеокамерасына эләккән.

70 яшьтән өлкән әби белән бабай юл чатындагы “Стоп” тамгасына туктаган. Русия хәрбиләре инвалидлар тамгасы булган машинага якыннан ут ачкан. Машинадагыларның икесе дә шундук һәлак булган.

22:51 9.3.2022

Кырымда хәрби хәзмәткә контрактчыларны җыя башлаганнар

"Махсус хәрби эшләр" башкарачак контрактчыларның хезмәт хакы аена 200 мең сум тәшкил итәчәк дип хәбәр итә “Комсомольская правда в Крыму” басмасы. Алар белән ярты елга контракт төзеләчәк. Моннан тыш өстәмә социаль гарантияләр дә вәгъдә ителә.

Контракт хезмәтенә керү өчен армиядә вакытлы хезмәт үтү һәм хәрби хезмәт үтү таләпләренә туры килү дә җитә, дип белдергәннәр хәрби комиссариатта. Контрактны сәламәтлеге яраклы булган 18-40 яшьлек Русия ватандашлары төзи ала.

Davamı

XS
SM
MD
LG