Татарстан мәктәпләрендә гимн җырлауны һәр мәктәп үзе хәл итәчәк
Русия мәгариф министры Сергей Кравцовның, киләсе уку елында, 1 сентябрьдән илнең барлык мәктәпләрендә һәр атна Русия гимнын күмәкләшеп җырлаудан башланачак, дигән белдерүеннән соң, брифингта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимовадан, Татарстан гимнын да җырлау каралганмы, дип сораганнар. Бу хакта "Казанский репортер" яза.
Галимова сүзләренчә, бу мәсьәлә турында педагоглар берләшмәсендә, шул исәптән һәр мәктәптә аерым фикер алышачаклар.
"Ә бу – билгеле тәкъдим. Ул яңалык түгел. Бөтен кеше дә мәктәптә укыган, мин мәсәлән гимнны мәктәптә өйрәндем. Белем бирү оешмасы шуңа күрә дә белем бирү оешмасы бит инде, ул белем бирә, шул исәптән безнең тарих һәм дәүләт атрибутикасы турында да. Балаларны моңа өйрәтү - белем бирү оешмаларының турыдан-туры эше", дип искәрткән Лилия Галимова.
Хәзер беренче сыйныфтан башлап укытылачак тарих дәресләренә килгәндә, Галимова фикеренчә, замана балаларының яңа мәгълүматка ихтыяҗы зур.
"Тарих дәресләренә килгәндә, аңлавымча, анда сүз аерым фән турында түгел, ә булган програм кысаларында белемнәр бирү мөмкинлеге турында бара. Чөнки замана балалары, кечкенә вакыттан гаджетлар куллана, безгә караганда аларны яхшырак аңлый, зур күләмдә мәгълүмат ала һәм аның белән кызыксына. Әгәр укытучылар аларның ихтыяҗын капласа, бу начар түгел. Ә нинди гимннарны кертергә дигәндә, министрлык бу мәсьәлә өстендә эшләргә тиеш. Аңлавымча, федераль тәкъдим нигезендә карар инде кабул ителгән, ул 1 сентябрьдән тормышка ашырылачак", дип белдергән Галимова.
Русиядә motolko.help сайтын томалаганнар
Роскомнадзор активист Антон Мотолько нигез салган motolko.help сайтын Русиядә томалаган. Сайтта Русия хәрби техникасының күчеп йөрүе мәгълүматлары, шулай ук урыс гаскәрләренең, СДЭК сервисы аша Беларусның Мозырь шәһәреннән Русиянең төрле шәһәрләренә посылкалар җибәрүе турында тикшерү чыккан булган. Бу хакта сайтның үзендә хәбәр ителә.
Роскомнадзор сайтында әйтелгәнчә, томалауга Русия баш прокуратурасының 25 мартта чыгарган карары сәбәпче булган. Прокуратура фикеренчә, сайт "Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау" турындагы федераль канунның 15.3 маддәсен бозган.
Бу – янәсе сайтта киңкүләм тәртипсезлекләргә, экстремист эшчәнлеккә чакырулар булган, яки дөреслеккә туры килмәгән, иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат чыккан дигән сүз.
"Роскомсвобода" проекты мәгълүматына күрә, motolko.help-ны Русиядә 6нчы апрельдә томалаганнар.
Томаланган сайтта шулай ук активист Антон Мотольконың тагын бер проекты - "Беларускі Гаюн" тикшерүе чыккан булган, анда әйтелгәнчә, Русия хәрбиләре бер көн эчендә Мозырьдән Русиянең төрле шәһәрләренә ике тоннадан артык әйбер җибәргән.
Журналистлар фаразынча, хәрбиләр Русия оккупациясе астында булган шәһәрләрдә украиннарның өйләреннән талап җыйган әйберләрне җибәргән. Сугыш шартларында әлегә бу мәгълүматны бәйсез тикшерү мөмкин түгел.
Тикшерү алып барган журналистларның мәгълүматына күрә, посылкалар Рубцовски һәм Горняк шәһәрләренә (Алтай крае), Ангарски (Иркутски өлкәсе), Железногорски (Красноярски крае), Уссурийски (Приморский крае), Сембер (Ульян өлкәсе), Омски, Новосибирски, Чита (Байкал арты крае), Биробиджан (Яһүд автоном өлкәсе), шулай ук Мәскәүгә җибәрелгән.
Чечняда кешеләрне Украинадагы сугышка барырга өндиләр
Чечня республикасында кешеләрне Украинадагы сугышка барырга актив өндиләр, дип яза "Агентство" басмасы. Ризалашкан кешеләргә 300 мең сум түләнә.
Сугышка барырга теләүчеләргә таләпләр зур түгел: аларның 50 яшькә кадәр һәм сәламәт булулары гына кирәк. Украинага аларны Грозный мэриясе бинасында урнашкан ихтыяриларны туплау үзәге аша җибәрәләр. 10 көнлек инструктаждан соң аларны сугышка җибәрәләр. Кешеләр белән контрактлар төзелми.
Көнбатыш Украинага тагын да күбрәк корал бирергә вәгъдә итте
Кушма Штатлар, Британия һәм Канада Русия зур һөҗүм башлаган шартларда, Донбассны яклау өчен Украинага тагын да күбрәк артиллерия бирергә вәгъдә итте.
АКШ президенты Джо Байден 19 апрельдә Британия премьеры Борис Джонсон, Канада хөкүмәте җитәкчесе Джастин Трюдо, шулай ук Көнбатышның башка лидерлары белән читтән торып сөйләшкәннән соң, Америкадан Киевка җибәреләсе сугыш-кирәк яракларының чираттагы партиясенә шушы артиллерия коралларының да кертеләчәген әйтте.
"Аларга артиллерия ярдәме кирәк. Башка күп кенә ярдәм төрләренә өстәп аларга моны бирәчәкбез", дип белдерде үз чиратында Борис Джонсон.
Джастин Трюдо сүзләренчә, Канада авыр артиллерия кораллары бирәчәк, ул тулырак мәгълүматны бераз соңрак хәбәр итәчәген әйтте.
АКШ саклану министрлыгының рәсми вәкиле Джон Кирби исә, Вашингтон, алдан озаклап әзерләүне таләп итми торган җайланмалар белән бергә, украин көчләре сугыш кырында шундук куллана алырдай системнар җибәрүгә йөз тотмакчы дип искәртте. Тулырак безнең сайтта, ачылмаса көзге-сайтта.