20 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Русия саклану министрлыгы Мариупольдәге “Азовсталь” корылмасы янында “тынлык режимын” игълан итте. Кичә андагы хәрбиләргә әсирлеккә бирелергә тәкъдим ителде, ләкин беркем чыкмаган. Хәзер Русия саклану министрлыгы украин хәрбиләренә бүген заводтан чыгарга тәкъдим итә.
- Төнлә Русиядә Tiktok кушымтасы AppStore-дан юкка чыкты. Иртүк кушымта онлайн кибеткә кире кайтты.
- Русиянең Беренче каналы “Азовсталь” территориясеннән 120ләп сивил кеше чыккан дип белдерде. Моңарчы Русия җитәкчелеге “Азовсталь”да тыныч халык булуын инкяр итә иде.
- General Motors автоконцерны Русиядән тулысынча китүен игълан итте. Илдә эшчәнлеген туктатулары турында Toshiba ширкәте һәм SAP IT-оешмасы белдерде.
- Киев өлкәсе полициясе башлыгы өлкәдә меңнән артык тыныч халык үлгән дип хәбәр итте.
- Русия армиясе украин хәрбиләренә көнчыгышка хәрәкәт итәргә комачаулый, дип белдерә Британия саклану министрлыгы. Шуңа күрә бөтен Украина территориясендә шәһәрләргә һөҗүмнәр ясала.
Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева азык-төлеккә, даруларга торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсүгә каршы имзалар җыя башлаган, дип яза Сhelny-biz басмасы.
Ул бу имзаларны Русия һәм Татарстан президентларына, Дәүләт Шурасына, Русия думасына, шулай ук депутат Әлфия Когогинага җибәрергә ниятли.
"Хәзерге вазгыять авырлыкларын аңлыйбыз, әмма бәяләр нигезсез арта дип саныйбыз", диелә Гурьева белдеүендә. "Бәяләрне байларны баету өчен, ясалма арттыралар", дигән ул.
Тормыш өчен әһәмиятле тауарларның кайберләре 50-100 процентка кыйммәтләнде, дип язган депутат һәм кәбестәне мисалга китергән, ул аны "алтын" кебек булды, дигән.
Татьяна Гурьева бәяләр артуын туктатуны һәм кырыс дәүләт контроле кертүне, яшәү минимумын 30 мең сумнан да ким итмәүне, уртача хезмәт хакын – 70 мең сум, пенсияне – 40 мең сум итеп билгеләүләрен сорый. Тулырак безнең сайтта.
Ачылмаса көзге-сайт.
Украина хәрби идарәсенең иртәнге хисабында әйтелгәнчә, Донбассның Украина контроле астында калган өлешендә каты сугышлар бара.
Русия гаскәрләре Мариупольны басып алырга тырыша, "Азовсталь" заводы тирәсендә тупланган Украина хәрбиләре каршы торуны дәвам итә. Аларга бүген сәгать 14.00га кадәр "һуманитар сәбәпләр"дән чыгып бирелергә тәкъдим ителде. Сишәмбе көнне шундый ук тәкъдимне алар кире какты.
Донецки өлкәсендә Марьинка бистәсе, шулай ук Большая Новоселка, Ровнополь һәм Сторожевое авыллары янында каты сугыш бара. Харьковны утка тоту туктамый. Русия гаскәрләре Изюмга һөҗүм ясарга тырышты, әмма каршылыкка очрады.
Луһански өлкәсендә иң каты сугыш Попасная һәм Северодонецки тирәсендә бара. Украина ягы әйтүенчә, 130 яраланган Русия хәрбие Новоайдар шәһәрендәге хастаханәгә китерелгән.
Сугыш йогынтысы: Акча күчерүгә бәйле чикләүләрдән студентлар һәм гади кешеләр дә интегә
Төркиядә яшәүче русиялеләр инде берничә атна үз чатларында Русия карталарыннан акча алу, акча күчерү мәсьәләсе турында сөйләшә. Путин Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле кертелгән санкцияләрдән соң, бу мәсьәлә чит илдә яшәүче русияләрнең баш бәласенә әйләнде.
"Кеше нинди юл таба, шуның белән акча мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Акча күчерү мәсьәләләре чынлап та катлауланды", ди алар. Азатлык чит илдәге берничә татар белән сөйләште.
Тулырак монда укый аласыз.