Keçid linkləri

2026, 24 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 19:54
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:51 19.4.2022

Henkel концерны Русиядә эшчәнлеген туктата

Оешма Русиянең Украинада алып барган сугыш сәбәпле бу илдә эшчәнлекне алып бармаска карар калганын белдерә. Русиядә аларның 2,5 мең хезмәткәре эшли, әлегә алар хезмәт хакын алуын дәвам итәчәк.

Henkel оешмасы Русиядә Persil, Пемолюкс, Пемос, Ласка, Losk кебек юу матдәләре, Schwarzkopf, Fa, Taft кебек шәхси гигиена һәм косметика әйберләре, "Момент" җилемен һәм башка тауарларны җитештерде.

16:23 19.4.2022

20 яшьлек Уфа студенты Олег Мамедов курыкмыйча ялгыз пикетларга чыга, шәһәр буйлап сугышка каршы стикерлар ябыштырып йөри. Моның өчен аны дүрт тәүлеккә тоткарлганнар һәм 55 мең сум штраф салганнар.

— Әгәр син Мәскәү йә Петербурдагы митингка чыгасың икән, тагын берничә мең кеше чыгачак. Уфа кебек куркытылган шәһәрдә бу мөмкин түгел. Син монда йә бер үзең, йә кечкенә бер төркем белән булачаксың. Күпләп чыгу әлбәттә иминрәк, — ди Мамедов.

15:36 19.4.2022

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Богдан Лесниковның үлеме турында Азнакайның Вконтактедагы битендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Богдан Лесниковның үлеме турында Азнакайның Вконтактедагы битендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.

15:14 19.4.2022

АКШ Украинага нинди корал җибәрә?

Ак йорт 13 апрель көнне Украинага 800 миллион долларлык яңа хәрби ярдәм пакетын вәгъдә итте. Бу ярдәм кысаларында АКШ Украинага нинди яңа корал һәм җиһазлар җибәрергә җыена? Азатлык әзерләгән фотогалереядә карарга тәкъдим итәбез.

Davamı

XS
SM
MD
LG