Keçid linkləri

2026, 24 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 21:08
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:08 19.4.2022

Романиянең Сучава шәһәр мәхкәмәсе 36 яшьлек Әминә Гериханованы Русиягә тапшыру карары чыгарган, ул Украина белән чиктә тоткарланган булган. Мәскәү аны террорчылыкка катнашы булуда шикләнә, Гериханова исә канунсыз эәрлекләнүен белдерә.

Гериханова Украинага 2016 елда, ире Сүриягә киткәч үзен полиция хезмәткәрләре тоткарлый башлаганнан соң күченгән.

Кавказ.Реалии язуынча, аны 2022 елның мартында, җиде яшьлек улын да алып качаклар агымы белән бергә чикне чыкканнан соң, Романия полициясе тоткарлаган.

Ул Романиядән сәяси сыену сораган, дип белдергән басмага Гериханованың туганы. Моннан тыш ул качак статусы сорарга ниятли диелә.

14:54 19.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Бүздәктән лейтенант Максим Ядров Казан югары танк училищесында белем алган. Соңрак Кырымга Кара диңгез флотына яр буен саклау бригадасына җибәрелгән.
Лейтенант белән хушлашу иртәгә булачак дип яза «Буздякские новости» басмасы.
Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.

13:39 19.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Әлшәй районы Раевский авылыннан 22 яшьлек Руслан Хәлимов армиядән соң, 2020 елда, контракт нигезендә хезмәт итүгә күчкән булган.

Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.

12:37 19.4.2022

❗️ БМО: Украинадагы сугышта 2 меңнән артык тыныч халык үлгән

Оешманың югары комиссариаты мәгълүматына күрә, 24 февральдән бирле 2072 кеше һәлак булган, алар арасында 169 бала булган. Гади халык арасында иң күп үлү очраклары Донбасста теркәлгән (653 - Украина контроль иткән җирләрдә, 79 - фетнәче ДНР һәм ЛНР җирләрендә).

БМО искәртүенчә, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә күбрәк, сугыш дәвам итү сәбәпле бу очракларны тикшерү һәм раслау катлаулы.

Davamı

XS
SM
MD
LG