Keçid linkləri

2026, 24 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 22:21
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:24 19.4.2022

Татмедиа: KazanExpress сатучылары Z һәм V символикасы белән тауарларны сата алмауга зарлана

KazanExpress хезмәте сатучыларының чатында платформада Z һәм V символикасы булган тауаларны сатуга тыю булуына зарланалар, дип хәбәр итә Татмедиа телеграм-каналы. Сайт кагыйдәләрендә KazanExpress-та сәяси символикалы тауарларны сатуга тыю бар икән.

Тик сатучылар әлеге "патриотик" плакатлар һәм символлар Русиянең күп шәһәрләрендә таралган һәм дәүләт оешмалары тарафыннан кулланылган килеш, алар белән тауарларны сатарга ярамаганына "аптырый", дип хәбәр ителә.

Z һәм V хәрефләре – Русиянең Украинага сугыш белән бәреп керүен хуплау символлары. Кайбер интернет-кулланучылар аларны фашистик символлар дип атый.

11:09 19.4.2022

Русияләрнең күпләп күчүе белән төрле илләрдә аренда бәясе ничек арткан?

  • Төркия. Хәзерге вакытта Төркиядә яшәү урыны арендасы 2022 елның феврале белән чагыштырганда 3-4 тапкыр күбрәк. Аеруча зур үсеш Анталья һәм Аланьяда күзәтелә.
  • Грузия. Соңгы айларда арендага ихтыяҗ 1,5 тапкыр арткан. Февраль азагында Тифлистә уртача айлык арендасы $300 булса, хәзер уртача бәяләр $450-500гә кадәр җиткән. Кыйбатлану Батуми, Кутаиси һәм Руставида да сизелә.
  • Үзбәкстан. Ташкентта торакка аренда бәясе уртача 15%-ка арткан. Җирле риелторлар сүзләренчә, әлегә арендалы фатирларга дефицит юк, ләкин кешеләрнең күпләп килүе дәвам итсә, ул тиз башланырга мөмкин.

Күзәтү "РБК-Недвижимость" мәкаләсе нигезендә ясалды.

10:42 19.4.2022

Сишәмбе көнне һуманитар коридорлар ачылмаячак

Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерде. Коридорлар инде өченче көн рәттә ябык, Украина хакимияте Русия кешеләрне һуманитар коридорлардан имин үткәрергә бирми дип белдерә.

10:35 19.4.2022

АКШ Русияне "терроризм иганәчесе иле" булып тану мәсьәләсен карый

"Без игътибар белән фактларны өйрәнәбез. Без игътибар белән канунны укыйбыз. Канун нигезендә бу мөмкин булса, һәм бу нәтиҗәле һәм урынлы булса, без аны кулланырбыз", дип белдерде Нед Прайс.

Davamı

XS
SM
MD
LG