The New York Times: Донбасска хәзерге һөҗүм әле әзерлек кенә була ала
Басма аналитиклары фикеренчә, хәзерге вазгыять тагы да зуррак көрәшкә әзерлек кенә булырга мөмкин. Һөҗүмнәрнең бер өлеше украин хәрбиләренә Харьков һәм башка шәһәрләрдән чыгарга, Донбасстагы украин хәрбиләренә ярдәмгә кушылмас өчен ясала, ди алар.
Русия көчләрне туплауны дәвам итә, дүшәмбе күренгән хәрәкәтләр "көтелгән зур күләмле һөҗүмгә туры килми", дип белдерде басмага югары вазифасы Украина хәрбие.
19 апрель иртәсенә хәбәрләр:
- Украина президенты Зеленский Русия гаскәре Донбасс өчен актив көрәш башлаганын белдерде. Президент офисы сугышның "икенче фазасы" башланды дип хәбәр итте.
- Пентагон да Русиянең һөҗүмне активлашуын белдерә. Пентагона вәкиле Джон Кирби сүзләренчә, Русия хәрбиләре Украина көньягы һәм көнчыгышында ут ачу һәм авиаһөҗүмнәр очракларын күбәйтте.
- Русиянең Белгород өлкәсе башлыгы Украина тарафыннан һөҗүм булуын хәбәр итте, янәсе Головчино авылына һөҗүм ясалды.
- Яңа Зеландия Украинадагы сугыш аркасында Русиянең иң зур банклары һәм финанс оешмаларына карата чикләүләр кабул итә.
- "Медуза" чыганакларына күрә, "Москва" крейсерында кимендә 37 хәрби һәлак булган, 100гә якын кеше яраланган.
Украина президенты Владимир Зеленский үзенең видео мөрәҗәгатендә Донбасс өчен көрәш башланганын раслады.
"Без үзебезне яклаячакбыз. Без көрәшәчәкбез. Без Украинаның бернәрсәсен дә бирмәячәкбез, һәм безгә дә башкаларның бернәрсәсе дә кирәкми..." диде ул.
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. 20 яшьлек Гаян Муллаҗанов контрактны имзалаганга әле бер ел да узмаган. Бу хакта Муллаҗанов укыган Бөгелмә машина төзелеше техникумының Вконтакте битендә язалар.
Гаян Муллаҗанов 19 апрельдә туган ягы Азнакай районы Зур Сукаеш авылында җирләнәчәк.
Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.