Роскомнадзор 24 сайтны томалаган. Аларның күп өлеше Украина матбугат чаралары. Моннан тыш томалауга Human Rights Watch сайтында Украинадагы сугышта тыныч халыкның үлеме турындагы мәкалә эләккән.
Ике матросның әти-әнисе улларының "Москва" крейсерында һәлак булуын хәбәр итте.
Хәрби хезмәткә алынган ике солдатның әти-әнисе улларының "Москва" крейсерына җибәрелүен һәм һәлак булуын хәбәр итте. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина белән сугышта "срочниклар" катнашмаячак дип вәгъдә иткән иде. Русиянең саклану министрлыгы "Москва" крейсерында диңгезчеләрнең үлеме турында мәгълүмат бирми.
Интернетта "Москва" крейсерының янган вакыты фотолары чыкты. Аларның дөреслеген әлегә тикшереп булмый.
Дүшәмбе Львовка ракет җибәрү нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.
Бу хакта Львов өлкәсе хакимияте башлыгы Максим Козицкий хәбәр итте. Аның мәгълүматынча, Русиянең өч ракеты хәрби объектларга төшкән, берсе - шиномонтажга. Алты кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган диелә. Яраланучылар арасында бер бала да бар.
Львов мэры биш ракет җибәрелде дип белдергән иде.
18 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Украина хакимиятләре Луһански өлкәсендә яшәүчеләрне кичекмәстән эвакуацияләнергә чакыра. "Киләсе атна авыр булырга мөмкин", диде Луһански өлкәсе хакимияте башлыгы Сергей Гайдай.
- Львов мэры Андрей Садовой шәһәргә биш ракет һөҗүме турында белдерде. Коткару хезмәтләре эшли, әлегә башка мәгълүмат юк.
- Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия Херсон һәм Запорожье өлкәләрен "ДНР" һәм "ЛНР" кебек үк басып ала.
- Украиннар өйләренә кайта, гәрчә хакимиятләр аларга хәрби бәрелешләр беткәнче кайтмаска чакыра.
- Украина баш прокуроры офисы мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинада 18 апрельгә 205 бала һәлак булган, 362се яраланган.
- Русиянең көньягы һәм үзәгендәге кайбер һава аланнарына очуны тыю 25 апрельгә кадәр озайтылган.