Рим Папасы Франциск Пасха бәйрәме уңаеннан, традицион “Шәһәргә һәм дөньяга” (Urbi et Orbi) юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә, Украинада тынычлык торгызырга чакырды, анда барган яуны понтифик быел "Пасха сугышы" дип атады.
"Мәҗбүри тартып кертелгән рәхимсез һәм мәгънәсез сугыш аркасында каты җимерүләргә дучар булган, таланган Украинада тынычлык урнашсын", - диде Рим католик чиркәве башлыгы Ватикандагы Изге Петр гыйбадәтханәсе каршындагы мәйданда җыелучылар алдында чыгыш ясаганда.
Франциск белдерүенчә, дөнья сәясәтчеләре тынычлык турындагы үтенечләрне ишетергә тиеш. "Тынычлык турында карар чыгарылсын һәм кешеләр интеккән вакытта мускуллар уйнату туктатылсын", - диде понтифик.
Ул "минем йөрәгемдә хәзер Украинадагы сугышның күп санлы корбаннары, миллионлаган качаклар һәм эчке мөһаҗирләр, бүленгән гаиләләр, үзләре генә калган картлар, җимерек тормышлар һәм нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрләр", дип өстәде.
Моңа кадәр төн дәвамында узучы пасха гыйбадәте барышында католик чиркәве башлыгы Украинадагы сугышны "шәфкатьсезлек һәм караңгылык" өчен гаепләгән иде. Вәгазь ахырында ул шулай ук "Христос воскрес!" традицион пасха сәламләвен украин телендә әйтте. Гыйбадәттә Мелитополь мэры Иван Фёдоров катнашкан, ул элегрәк Русия хәрбиләре тарафыннан әсирлеккә алынып, соңрак алмаштырылган иде. Моннан тыш гыйбадәт чарасында өч украин депутаты катнашкан. Понтифик алдан әзерләнгән тексттан читкә китеп, украиналыларга игътибар итте, "Без барыбыз да сезнең өчен һәм сезнең белән дога кылабыз", диде.
Польша-Беларус чигендә 80 километрга сузылган машиналар чираты барлыкка килде. Көнбатышның Русиягә каршы санкцияләренең бишенче җыелмасы 16 апрельдә үз көченә кергәннән соң, Русия һәм Беларус номерлары булган йөк машиналарның Европа Берлеге илләренә керүе тыела. Искәрмә дарулар, почта һәм нефть продуктлары машиналарына гына ясала.
Харьковка ракета һөҗүме нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматларга караганда, биш кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган. Бу хакта "Суспільный" төбәк хәрби хакимиятенең Сәламәтлек саклау бүлегендә хәбәр иткәннәр.
17 апрельдә Харьков үзәгенә ракета һөҗүме ясалуы турында хәбәр ителгән иде.
Зеленский: Сугышны туктату өчен Украина илнең көнчыгышындагы җирләрен Русиягә бирергә әзер түгел.
Бу белдерүне Украина президенты Владимир Зеленский CNN белән интервьюда әйтте. Зеленский Донбасстагы бәрелешләр бөтен сугыш барышына тәэсир итәргә мөмкин һәм Украина моңа әзер диде. Украина президенты Русия Донбасста уңышка ирешкән очракта, Киевка янә һөҗүм ясарга мөмкинлеген өстәде.