Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 04:50
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

20:34 17.4.2022

Бүген Уфада ялгыз пикет вакытында тоткарланган Айнур Шәяхмәтовны 9нчы полиция бүлегеннән җибәргәннәр. Шәяхмәтовка Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү турында беркетмә төзегәннәр. Бармак эзләрен бирүгә каршы килгәне өчен тагын бер беркетмә төземәкче булганнар, әмма кизү торучы прокурорга шалтыратканнан соң кире уйлаганнар. Бу хакта Шәяхмәтовның адвокатына сылтанып Уфа against Телеграм каналы яза.

16:52 17.4.2022

Русия гаскәрләре тәүлек дәвамында Донецки һәм Луһански өлкәләренең 18 торак пунктын утка тотты. Украина полициясе хәбәр итүенчә, үлүчеләр һәм яраланучылар бар.

Атышта Grad ракета системнары, танклар һәм авыр артиллерия кулланылган. Донецки өлкәсендә 13 торак пунктта 17 объект җимерелгән – торак йортлар, шахта, офис биналары. Ике тыныч кеше үтерелгән, тагын бер кеше яраланган.

Украина эчке эшләр министрлыгы сугыш кануннарын һәм Украинаның территориаль бөтенлеген бозу турында җинаять эше ачты.

15:58 17.4.2022

Социолог Искәндәр Ясәвиев Казандагы активист Андрей Бояршиновны мәхкәмәгә кадәр изолятордан азат итүне таләп итеп Change.org сайтында петиция чыгарды

"Без, бу мөрәҗәгатьне имзалаучылар, Андрей Бояршиновны азат итүне һәм көч кулланмаган ватандашлар өчен мәхкәмәгә кадәр изоляторда тотуны туктатуны таләп итәбез!" диелә анда.

29 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе террорчылыкны аклауда гаепләнүче Андрей Бояршиновны өй сагыннан тикшерү изоляторына күчерергә карар итте.

18 мартта ФСБның Татарстан бүлеге, Бояршиновны җәмәгатьчелекне террорчылыкка чакыру, террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау һәм пропагандалауда гаепләп, Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсенең икенче бүлеге нигезендә җинаять эше ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында аның интернет аша күп санлы кешеләрне террорчылыкка чакыручы һәм террор гамәлләрен аклаучы язмалар урнаштыруы язылса да, нәрсә язганлыгы белдерелми. Аның язмалары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату таләбе белән протест чаралары узган көннәрдә чыккан иде.

15:40 17.4.2022

Уфада Айнур Шәяхмәтов тоткарланган. Бу турыда ОВД-Инфо хәбәр итә. Шәяхмәтов башта Салават Юлаев һәйкәле янында ялгыз пикетта басып торган, аннары Башкортстан Дәүләт концертлар залы бинасы янына күчкән.

Ул тоткан платкатта "They have money for WAR but can't feed for the POOR" (Сугыш өчен акчалары бар, ләкин фәкыйрьләрне тукландыра алмыйлар). Бу Америка рэперы Тупак җырыннан алынган юллар.

Хәзерге вакытта Шәяхмәтов 9нчы полиция бүлегендә тотыла.

Davamı

XS
SM
MD
LG