БМОның качаклар эше агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше күчеп киткән.
14 апрельдә БМО югары комиссарының качаклар эше идарәсе чыгарган яңа статистикага күрә, сугыш аркасында 4 736 471 украин илдән китәргә мәҗбүр булган.
Cугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган.
Якынча 2,69 миллионы Польшага киткән. Икенче урында – Румыния, ул үзенә 716,7 мең качакны кабул итте.
15 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсеры батуын таныды. Министрлык ул давылда баткан ди, Украина исә аңа ракет белән һөҗүм иткәнен белдерә.
- Европа берлегенең яңа санкцияләр пакетында Русия нефте импортын тыю турында актив сөйләшүләр бара. NYT язуынча, ахыргы карар Франциядә президент сайлавының икенче турыннан соң кабул ителәчәк (24 апрель).
- БМО мәгълүматына күрә, көн саен Украинага 30 мең кеше кайта. Бүгенге көндә илгә инде 870 меңләп украин качагы кайткан.
- Джо Байден Украинага үзе килергә әзер булуын белдерде.
- Псковта Русия армисен дискредитацияләү гаебе белән танылган опозиция сәясәтчесе Лев Шлосберг тоткарланган. Соңрак аңа беркетмә төзелгән, сәясәтче өйгә кайта алган.
Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсерының батуын таныды
Бер тапкыр кулланыла торган табак-савыт җитештерүче Huhtamaki ширкәте (Финляндия) Русиядә бизнесын туктата башлаган.
Аның заводлары Татарстанда (Алабуга ирекле икътисад зонасында), Мәскәү өлкәсендәге Ивантеевкада бар. Аларда барлыгы 700ләп кеше эшли. Соңгы елларда ширкәт экологик кәгазь савытлар җитештерүне үстерә иде, пластиктан баш тарткан иде.