Сугыш татар матбугатына ничек тәэсир итә?
Сугыш Русиядә газет-журнал чыгару эшенә дә яңа кыенлыклар өстәде. Типография чыгымнары арта, буялар бетә, интернеттан фотосурәтләр алу кыенлаша, нәшрият програмнары эшләми башларга мөмкин.
Баш мөхәррирләр әйтүенчә, матбугатка язылу бәясе декабрь аенда ук билгеләнә. Шул чакта алар каталогка кертелә һәм анда мәгълүмат чарасының хакы куела. Типография яки почта бу айда бәяләрне арттырды дип кенә ул хакны үзгәртеп уйнап булмый. Шуңа редакцияләр көтелмәгән чыгымнарга дучар булачак.
Азатлык Казандагы татар газетлары мөхәррирләре һәм типография җитәкчеләре белән сөйләште. Язманы монда укып була.
Русия тикшерү комитеты Украинаны Брянски өлкәсенә ут ачуда гаепләде
Комитет белдерүенә күрә, Украина хәрби көчләре ике боралакта Русия һава киңлегенә кергән һәм Брянски өлкәсенең Климово авылындагы торак йортларга кимендә 6 авиаһөҗүм ясаган.
Русия тикшерү комитеты җинаять эшен кузгатуы турында хәбәр итте.
Украина рәсмиләре әлегә бу хәбәрне шәрехләмәделәр. Элегрәк Украина бу көннәрдә Русиянең провокацияләр оештырырга мөмкин булуын белдергән иде.
Украина һәм Русия дүртенче тапкыр әсирләр белән алышынган
Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук хәбәр итте. Украин ягына 30 әсирне тапшырганнар, алар арасында 5 офицер, 17 хәрби һәм 7 сивил ватандаш. Русиягә күпме хәрби кайтуын Верещук хәбәр итмәде.
Русия хакимияте әлегә әсир алмашы турында белдермәде.
Молдова парламенты георгий тасмасын тыйды
Георгий тасмасы Молдовада рәсми тыелды. Хәзер аны куллану һәм күрсәтү өчен акча җәзасы салыначак.