Сугышка каршы чыгучылар Варшаудагы Русия илчелегенә табут һәм эт оясы
13 апрель кичендә Польша башкаласындагы Русия илчелеге каршында чүп өеме барлыкка килде. Сугышка протест белдерүчеләр, шул исәптән украиннар, поляклар, татарлар, беларуслар һәм урыслар да илчелекнең ишек төбенә көнкүреш техникасы, келәмнәр, уенчыклар һәм эчке кием алып килеп ташлады.
Русия хәрбиләренең Украинадагы өйләрдән күпмедер кыйммәте булган бөтен әйберне — көнкүреш техникасыннан алып эчке киемгә кадәр — талап, Русиягә озатуы турындагы күпсанлы дәлилләргә Варшаудагылар шулай итеп протест белдерде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерүләре:
- Путинга "Москва" крейсерында янгын турында хәбәр ителгән. Әлегә мөмкин булган нәтиҗәләр турында шәрехләр юк.
- Кремльдә Украина белән сөйләшүләр дәвамы перспективасы турында мәгълүмат юк.
- Кремль Медведевның Швеция һәм Финляндиянең НАТОга ихтимал керү турында фикерләре белән риза. Медведев бу Балтиканың атом-төш коралсыз статусын бетерәчәк дип белдергән иде.
Русия "Москва" крейсерында янгын турында каршылыклы мәгълүматлар бирә
Федераль каналлар һәм Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсерында янгын турында хәбәр итми, хакимият яклы телеграм каналларда исә мәгълүмат гел үзгәреп тора.
РИА Новости һәм ТАСС Русия саклану министрлыгына сылтанып, янгын чыкканын язды, сәбәп булып хәрби запасларның шартлавы атала. Ләкин саклану министрлыгының рәсми аккаунтларында мондый аңлату юк.
Журналист Олег Кашин сүзләренчә, төнлә үк Саклану министрлыгы хәбәр оешмаларына биргән мәгълүмат үзгәреп торды. Мисал булачак, башта "боезапас" шартлавы турында әйтелсә, аннары ул "боеприпаска" әйләнде. Кеше санына караган мәгълүмат та үзгәрде: башта "ТАСС" экипаж "тулысынча" эвакуацияләнгән дисә, аннары хәбәрдән "тулысынча" сүзе юкка чыккан.
"Москва" крейсеры – Русиянең Кара диңгездәге флотының флагманы булып тора. Анда 500ләп кеше хезмәт итә.
Киев крейсерга "Нептун" ракетлары белән һөҗүм иткәнен белдерә.
Казанда сәүдә үзәкләренә халык азрак йөри башлаган
Апрельнең беренче ун көнендә Казанның сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка кимрәк булуы ачыкланган.
Белгечләр моны Русиянең Украинадагы сугышы сәбәпле чит ил ширкәтләренең китүе һәм халыкның кереме азаюы белән бәйли.