Быел "Үлемсез полк" чарасы урамда узачак
3 елда беренче тапкыр бу чара урамда узачак. Моның хакта оештыручыларның берсе, генерал-полковник Сергей Макаров хәбәр итте. 2020 һәм 2021 елларда "Үлемсез полк" чарасы пандемия аркасында онлайн узган иде.
Элегрәк Казан башкарма комитеты "Үлемсез полк" чарасы шәһәрнең үзәк урамнарында узачак дигән иде.
БМО: Украинадагы сугыш Җир шарының биштән бер өлешенә ачлык һәм фәкыйрьлек куркынычын тудырачак
Русиянең Украинага сугышы 1,7 миллиардка кадәр кеше ачлык, ихтыяҗ һәм фәкыйрьлек хәлендә калуына китерә ала. Бу Җир шарының биштән бер өлешеннән зуррак сан, дип белдерде БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш.
Украина һәм Русиягә дөньяда бодай һәм арпа җитештерүенең 30%, кукуруза җитештерүенең биштән бер өлеше һәм көнбагыш мае җитештерүенең яртысыннан күбрәге туры килә. Бу ике илдән аеруча икътисадлары көчсез булган илләргә экспорт бара.
Британ күзләү хезмәтенең сугыштагы вазгыять турында көнлек хисабы:
- Путинның сишәмбе көнне ясаган чыгышы аның Донбасска зур кызыксынуы калуын күрсәтә. Русия Донбасста украин хәрбиләренә бәрүен дәвам итә һәм яңа һөҗүмгә әзерләнә.
- Низаг дәвамында эре шәһәрләр даими һөҗүмнәргә дучар була. Мөгаен, Краматорск белән Константиновка Русия гаскәре өчен яңа максат булачак, анда да гади халыкка көч куллану очраклары булырга мөмкин.
- Күпләп ракет һәм артиллерия һөҗүмнәрен куллану Русиянең элекке хәрби доктринасына кайтуны аңлата. Ләкин бу зур көч таләп итәчәк. Мариуполь өчен дәвам иткән көрәш шактый Русия хәрбиләрен тотып тора.
Ozon кунакханәләрне эзләү агрегаторын эшләтеп җибәрде
Русия ширкәте ил буйлап һәм "барырга мөмкин булган илләрдә" кунакханәләрне сайларга тәкъдим итә. Сайтта 70 меңгә якын тәкъдим урнаштырылган, ди алар. Түләүне Русия банк картасы белән башкарырга мөмкин, дип белдерә Ozon Travel.
Элегрәк Украинага һөҗүм аркасында Русиядән иң зур һәм популяр хезмәтләр – Booking.com белән Airbnb китте.