24 февральдән Русия басып кергәннән бирле Украинада кимендә 20 журналист үтерелгән.
Украина журналистлар берлеге аларның исемлеген чыгарды. Берлек бирегә бары тик үлемнәре Украинаның баш прокуратурасында расланганнар гына кергән дип искәртте.
❗️ Google үзенең "Google Play" кибетеннән Сбербанк кушымтасын бетергән.
Кичә банк кушымтасы AppStore кибетеннән дә бетерелгән иде.
13 апрель көнне Украина һуманитар коридорлар ачмаячак
Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерде. Моны ул Русия гаскәре гамәлләре белән аңлатты. Верещук сүзләренчә, Русия хәрбиләре Запорожье өлкәсендә эвакуацион автобусларны блоклый, ә Луһански өлкәсендә атышны туктату тәртибен боза.
Зеленский Медведчукны әсир төшкән Украина хәрбиләренә алыштырырга тәкъдим итте
"Русия Федерациясенә бу егетегезне урыс әсирлегендәге безнең егетләргә һәм кызларга алыштырырга тәкъдим итәм", дигән Украина президенты.
12 апрельдә Зеленский үзенең Telegram-каналында Медведчукның фотосын чыгарган иде, аның кулларына богау салынган. Оппонентлары Медведчукны Русия хакимиятен хуплаучы сәясәтче дип атый, ул йорт сагында булган, әмма Русиянең Украинага каршы сугышы башында юкка чыккан.
Тулырак монда укыгыз.