13 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
🔸 АКШ президенты Джо Байден Украинадагы хәлләрне "геноцид" дип атады, ләкин юридик яктан геноцид булу/булмавын хокук белгечләре әйтергә тиеш диде.
🔸 Польша, Литва, Латвия һәм Эстония президентлары Киевка бара. Алар Владимир Зеленский белән очрашып, аңа "сәяси һәм хәрби теләктәшлек сүзләрен" әйтәчәк дип көтелә.
🔸 Гыйнвар-март аралыгында Русия белән Кытай арасында сәүдә 28,7%ка арткан.
🔸 АКШ Украинага тагын750 миллион долларлык корал бирергә җыена. Бу хакта көн азагына кадәр рәсми игълан ителәчәк, дип яза Reuters.
🔸 Чит ил онлайн-кибетләре Русия чыгарган UnionPay карталары түләүләрен үткәрми, дип хәбәр итә "Коммерсантъ". UnionPay үзе бу вазгыятькә тыкшынмый.
Польша, Литва, Латвия һәм Эстония президентлары Киевка бара
Анджей Дуда, Гитанас Науседа, Эгилс Левитс һәм Алар Карис Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашып, аңа "сәяси һәм хәрби теләктәшлек сүзләрен" әйтәчәк, дип көтелә.
Сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны полиция хезмәткәрләренә буйсынмавы өчен 15 тәүлеккә кулга алганнар.
Кара-Мурзаны полицияне күргәч "хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, үзен адекват тотмавы" өчен 11 апрель кичендә тоткарлаганнар. Бу хакта адвокат Вадим Прохоров чыгарган хисапларда языла. "Ватандаш Кара-Мурза Владимир Владимирович полиция хезмәткәрләрен күргәч, хәрәкәт юнәлешен үгәртеп, үзен адекват тотмаган, адымын тизләткән һәм, алар туктарга кушкач, качарга тырышкан. Тоткарлаган вакытта каршылык күрсәткән, шәхесен раслаучы документларын күрсәтүдән һәм полиция машинасына барудан баш тарткан" диелә.
Прохоров сүзләренчә, Кара-Мурзаны "алдан килеп туктаган полиция автобусында, өенең ишек алдында көтеп торган булганнар һәм машинасыннан чыгуга ук тоткарлаганнар".
Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, 2022 елның мартында башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырган иде. Монда тулырак.
Соңгы атнада ачык чыганакларда документлаштырылган мәгълүматларга караганда, Украина икътисадына сивил һәм хәрби инфраструктураны җимерелүләр нәтиҗәсендә килгән зыян 12,2 млрд долларга арткан. Бу сан “Русия туләячәк” проекты кысаларында Киев икътисад мәктәбе (KSE) аналитик бүлеге һәм партнер оешмалар волонтерлары уздырган анализ нәтиҗәләренә нигезләнә.
Украина икътисад министрлыгы һәм KSE исәпләүләренә караганда, сугыш нәтиҗәсендә турыдан-туры һәм сугыш тәэсире буларак килгән башка зыян (тулай җитештерү күләме кимү, инвестицияләр тукталу, эшче көчләрнең китүе, саклану һәм социаль ярдәм чыгымнарының артуы) илнең икътисадына 564-600 млрд доллар зыян китергән.