Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 23:43
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:51 12.4.2022

Владимир Путинның Лукашенко белән очрашудан соң кайбер белдерүләре:

  • Украинада "хәрби операция" тулы тәмамлануга һәм баштан ук куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәк.
  • Русия, Украина һәм Беларус — бердәм халык. Украинадагы хәлләр — фаҗига, ләкин Русиянең "башка юлы булмады".
  • Киев Истанбулдагы килешүләрдән ераклаша һәм "чыга алмаслык вазгыятькә кайтты".
  • Көнбатыш Русиягә каршы оештырган "санкцион блицкриг" килеп чыкмаган. Икътисад һәм финанс систем ныклап тора. Ләкин озын перспективада куркынычлар арта.
  • Хәзерге вазгыятьтә Русия белән Беларус интеграциясен ныгытырга кирәк.
17:30 12.4.2022

Татарстанда моңарчы планлаштырылган барлык зур чаралар үтәчәк

Бу хакта Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов белдерде. Хәзерге вакыйглар (Украинадагы сугыш, икътисадның төшүе) аларга тәэсир итмәячәк, ди ул.

— Планлаштырылган барлык зур чаралар үтәчәк. Алабуга, Болгар, Зөя, Казанда планлаштырылган фестивальләр, иң зур Сабантуе, Идел буе Болгары тарафыннан исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, барлык туристик чаралар графикта, алар барысы да узачак, — диде Иванов.

17:18 12.4.2022

Татарстан икътисад министрлыгы: "сатып алуларның 21%ы "дустанә булмаган" илләргә туры килә"

Әлеге илләрдә 12 меңгә якын позиция сатып алынган. Бу хакта Дәүләт шурасы комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта чит илләрдән алынган продукцияне эчке продуктка алыштыру эше актив бара. Моның өчен Республика маркетинг үзәге оештырылган, анда тауарлар каталогы булдырылган, ди Кондратова.

16:53 12.4.2022

Лукашенко Бучада тыныч халыкны үтерүне "Британиянең психологик операциясе" дип атады

Беларус күзләү хезмәтләре бу операциядә катнашучыларның "адреслары, серсүзләре, машина номерлары"н ачыклау белән ярдәм итә ала, дип өстәде ул.

Davamı

XS
SM
MD
LG