Бучада 400дән артык кеше үтерелгән
Бу хакта Киев хәрби өлкә идарәсе башлыгы Александр Павлюк хәбәр итте. Моңарчы Буча мэры Анатолий Федорук 320 һәлак булган кеше турында әйткән иде.
Сугыш башланганнан бирле Украинадан 4,6 миллионнан арттык кеше күчеп киткән. Бер тәүлек эчендә илдән китүчеләр саны 68 мең булган дип хәбәр итә БМОның качаклар эшләре комиссары идарәсе.
Кудрин: Русиядә тулай җитештерү күләме быел 10 процентка кимиячәк
Русиянең элекке финанс министры, хәзерге Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә Русиядә икътисады 10лап процентка төшәчәк дип белдерде.
Дөнья банкы Русия тулай җитештерү күләменең 11,2 процентка төшәчәк дип фаразлаган иде. Башка Көнбатыш аналитиклары Русиядә тулай җитештерү күләме 12 процентка төшәр, инфляция 23 процент булыр дип фаразлый.
Финляндиянең Nokia ширкәте Русия базарыннан китү турында белдерде.
"Украинага һөҗүмнең беренче көннәреннән, Nokia-га Русиядә башка кала алмаячагы билгеле иде. Соңгы атналарда без тәэмин итүләрне, яңа бизнесыбызны туктаттык һәм чикләнгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебезне Русиядән читкә күчерәбез. Хәзер без Русия базарыннан китүебез турында игълан итә алабыз", диелә ширкәт белдерүендә.
Шул ук вакытта Nokia алга таба да Русиядәге телекоммуникация челтәрләренең эшкә сәләтлелеген тәэмин итәргә ниятли һәм санкцияләр шартларында моның өчен кирәкле лицензияләрне алуга гариза бирәчәк.
Телекоммуникация җиһазлары белән глобаль тәэмин итүчеләрнең беренче өчлегенә Nokia һәм Кытайның Huawei-ыннан тыш, швед ширкәте Ericsson да керә, кичә, 11 апрельдә швед ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктатуын игълан иткән иде.