Keçid linkləri

2026, 26 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 03:44
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:14 12.4.2022

Сугыш йогынтысы. "Мунчалар бер, йортлар ике миллионга артты"

Русиядә бер ай эчендә төзелеш материалларына, шуңа бәйле рәвештә торакка бәяләр котырып үсте.

Төзелеш чыгымнары күпмегә үскән? Бер йорт салу хәзер ничә сумга чыга? Агач йортлар төзү белән шөгыльләнүче ширкәт башлыгы Алмаз Галәветдинов Азатлык сорауларына җавап бирде.

10:08 12.4.2022

2 апрель иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • Япония тышкы эшләре министрлыгы Украинадагы сугышка бәйле Русиянең 398 ватандашына һәм 28 оешмасына чикләүләр кертте. Исемлектә, аерым алганда, депутатлар, кайбер министрлар, гаскәр башлыклары, Сбербанк һәм Альфа-банк бар.
  • Украина белән чиктәш Белгород өлкәсенең Шебекинский районында тимер юллар җимерелгән дип хәбәр итте төбәк губернаторы Вячелав Гладков. Сәбәпләре турында соңрак әйтербез дигән. Кичә Русиянең көньяк төбәкләрендә террор куркынычының югары дәрәҗәсе кертелде.
  • Русия көньягында һава аланнарына очышларны чикләү 2022 елның 19 апреленә кадәр озайтылган.
  • Русия сугыш башлаганнан бирле Украинада 186 бала һәлак булган, 344 бала яраланган дип хәбәр итә илнең Баш прокурор офисы.

21:10 11.4.2022

Көнгә нәтиҗә ясыйбыз, бүгенге төп 5 хәбәр:

20:11 11.4.2022

Бүген Русия президенты Владимир Путин белән Австрия канцлеры Карл Нехаммер белән очрашып сөйләште. Cәгать ярым сөйләшүгә Русия ачыклык кертмәде.

Нехаммер исә журналистларга яклар арасында ачык һәм кырыс сөйләшү булды дип әйтте. Аның аңлатуынча, канцлер Путинга сугыш тәмамланырга тиеш, чөнки ике як та оттыра дигән фикерне җиткергән. Шулай ук очрашуда Русия гаскәриләренең җинаятьләре турында да сөйләшенгән.

Davamı

XS
SM
MD
LG