Новосибирскиның хәрби зиратында Украинада һәлак булган 21 яшьлек татар егете Камил Хәбибназаров җирләнде. Ул татар яшьләр оешмасының активисты иде.
Күбрәк хәбәрләр безнең Telegram каналында, язылыгыз:
Канада Русиягә каршы өстәмә санкцияләр кертте
Яңа чикләүләр Русия саклану секторының 33 оешмасына кагыла. Алар арасында Мәскәү физик-техник институт (МФТИ), "Вымпел" кораблар төзү заводы, "Звезда", "Исток" оешмалары һәм башкалар бар.
Русия думасында дәүләт хезмәткәрләренә илдән чыгуны вакытлыча тыярга тәкъдим итәләр
Әгәр сәфәр дәүләт мәсьәләләренә кагылышлы булмаса, дәүләт хезмәткәрләре хәзерге шартларда Русиядән чыгарга тиеш түгел, дип саный Русия думасы депутаты Солтан Хамзаев. Дәүләт хезмәткәре бүген үз халкы белән булырга, эчке мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш, диде ул.
Тулырак биредә укып була.
Роскомнадзор Google-дан русияләргә карата янауларны бетерергә таләп итте
Русия оешмасы белдергәнчә, алар Google.Translate эшендә экстремистик гамәлләргә тап булган. Янәсе, әлеге хезмәттә "dear Russians" (кадерле русияләр) гыйбарәсен язганда, сайт аны "dead Russians" (үле русияләр) язуына алыштырырга тәкъдим иткән. Башка ил ватандашлары атамасында мондый күренеш күзәтелмәде, дип хәбәр итә Роскомнадзор.
Азатлык та әлеге гыйбарәне Google.Translate-ка кертеп карады, ләкин Роскомнадзор белдергән сүзтезмә чыкмады, сайт проблемсыз "dear Russians"-ны "кадерле русияләр" дип тәрҗемә итте.