❗️ Ново-Огаревода Русия президенты Владимир Путин һәм Австрия канцлеры Карл Нехаммер сөйләшүләре башланды.
Украинада тыныч кешеләрне үтерү – Русиянең максатчан стратегиясеме? Сугыш Башкортстанга ничек тәэсир итәр? Хәзерге шартларда татар-башкорт мәсьәләсе ничек үзгәрә ала? Бүген Азатлыкта сәясәт белгече Руслан Айсин белән әңгәмә чыкты.
Кайбер кызыклы тезислар:
- "Соңрак милли темага тагын һөҗүм булырга мөмкин. Русиягә эчке дошман кирәк булачак".
- "Украинада гади кешеләргә, шәһәрләргә күбрәк зыян салырга телиләр дигән хис кала".
- "Соңгы елларда татар-башкорт мөнәсәбәте бозылды. Җәмәгатьчелек ничек тә булса ике халыкны дуслаштыру хәрәкәтен башлап җибәрергә тиеш".
- "Хәбиров сәяси яссылыкта үзенә зур һәм мөһим вазифа эзли. Аңа гади төбәк җитәкчесе булу гына җитми".
Әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Сылтама эшләмәсә, көзге сайтны ачыгыз.
Казанда Украина сугышында һәлак булган Дамир Исламовка шундый рәсем барлыкка килде.
Сугыш һәм аның йогынтысына бәйле фото-видеоларны безнең телеграмга (@azatliqradio адресына) җибәрә аласыз.
Die Welt алман газеты Беренче каналның элекке хезмәткәре Марина Овсянникованы эшкә алган
Овсянникова газетның һәм Die Welt хәбәрләр телеканалының хәбәрчесе булачак, дип хәбәр ителә. "Ул дәүләт репрессияләре куркынычына карамастан, журналистик этикасының иң мөһим принципларын яклады", диелә Welt Group баш мөхәррире хәбәрендә.
Марина Овсянникова "Беренче канал"ның хәбәрләр тапшыруы вакытында эфирга сугышка каршы плакат тотып танылды. Бу чарасы өчен ул 30 мең сум штрафка тартылды, 14 апрель көнне аны "Русия гаскәрен дискредитация өчен" административ маддә нигезендә мәхкәмә көтә.