Keçid linkləri

2026, 26 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 19:18
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:24 8.4.2022

Бучада үтерелгән 163 кешенең шәхесе ачыкланган. Бу хакта шәһәр мэры Анатолий Федорук "Америка авазы"на биргән интервьюда әйткән. Хәзерге вакытка Бучада барлыгы 320 кешенең һәлак булуы билгеле. Федорук яңа җәсәдләр көн саен табылып тора дип искәртте.

10:31 8.4.2022

Русия байларының яхталары хәзер кайда?

Русия олигархларының кыйбатлы яхталары юридик проблемнарга килеп бәрелде. Кремль Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, президент Владимир Путинның якыннарына басым ясау өчен кертелгән чикләүләр нигезендә, хакимиятләр хәзер бар дөнья буйлап аларның яхталарын да эзли һәм кулга ала.

Азатлык фотогалереясында шундый берничә яхтаның сурәтләрен тәкъдим итәбез. Аларның кайберләре Русия хакимияте вәкилләренеке дип санала, ә иң кыйбатлысы хәтта яшерен рәвештә Путинныкы да булырга мөмкин диелә.

10:20 8.4.2022

АКШ алмаз чыгаручы "Алроса" ширкәтләре төркеменә һәм "Объединенная судостроительная корпорация"гә (ОСК) томалаучы санкцияләр керткән. Чикләүләр исемлегенә ОСК мөдирләр шурасының 8 әгъзасы да эләккән.

АКШ финанс министрлыгы матбугат хәбәрендә әйтелүенчә, яңа санкцияләр сугыш алып бару өчен Русияне "өстәмә керемнәрдән" мәхрүм итәчәк.

23:20 7.4.2022

Берләшкән милләтләр оешмасының гомум мәҗлесе Русияне кеше хокуклары шурасында катнашуыннан туктатып тора. Бу Украинадагы сугыш белән бәйле.

Тавышка куелган резолюциядә әйтелгәнчә, Украинада барган сугышта Русия хәрбиләре тарафыннан дорфа һәм системлы рәвештә кеше хокуклары бозыла. Кеше хокуклары шурасыннан Русияне чыгаруны 93 ил хуплап тавыш биргән. 24 ил, шул исәптән, Кытай һәм Казакъстан каршы булуын белдергән. 58 дәүләт, алар арасында Һиндстан да бар, тавыш бирүдән тыелып торган.

Тыелып калучыларны исәпкә алмаганда, резолюцияне кабул итәр өчен 193 илнең өчтән икесе тавыш бирүе кирәк. Reuters мәгълүматларынна күрә, Русия әлеге карарны яклап тавыш бирүчеләрне яисә тыелып калучыларны үзенә карата дустанә булмаган адым дип бәяләячәген кисәткән.

Моңа кадәр Русия Украинада халыкка карата булган агрессия гаепләүләрен кире кагып килде. БМОның кеше хокуклары шурасы эшеннән аерым дәүләтләрне туктатып тору сирәк була. Соңгы тапкыр мондый хәл 2011 елның мартында булды. Ул вакытта Либиянең эшчәнлеге туктатылган иде. Бу диктатор Муаммар Каддафиның хакимияткә каршы чыгыш ясаган катнашучыларына карата хәрби көчләр куллануы белән бәйле булды.

Мәскәү кеше хокуклары шурасыннан читләштерелгәннән соң утырышларда һәм тавыш бирүдә катнаша алмаячак. Шул ук вакытта Русия дипломатларына дебатларда утыра алачак. Reutersның дипломатлар даирәсендәге чыганаклары хәбәр иткәнчә, Русия үзенең ышанычлы затлары белән БМОның шурасына йогынты ясарга тырышачак.

Davamı

XS
SM
MD
LG