Keçid linkləri

2026, 26 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 20:18
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

21:48 7.4.2022

Дмитрий Муратовка поездда буяу атканнар

Билгесез кеше "Новая газета" баш мөхәррире һәм Нобель премиясе иясе Дмитрий Муратовка ацетонлы буяу ыргытып һөҗүм иткән. Ул "Муратов, бу сиңа безнең егетләребез өчен" дип кычкырган, ди Муратов.

21:16 7.4.2022

Кушма Штатлар "Аэрофлот", Azur Air һәм Utair Русия авиаширкәтләрен 180 көнгә экспорт өстенлекләреннән мәхрүм итте. Бу хакта АКШ Сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Карарны "экспорт санкцияләрен бозуның дәвам итүе" белән аңлаттылар. "Без аларны АКШ тауарларын алу мөмкинлегеннән генә түгел, ә чит илдәге Америка тауарларын реэкспортлаудан да мәхрүм итәбез. Безнең экспорт контролен боза торган теләсә нинди ширкәт, бигрәк тә Владимир Путин мәнфәгатьләрен яклаучылар һәм Украина халкына зыян салучылар, хокук куллану чараларының бөтен куәтен тоячак", дип белдерде сәүдә министры Джина Раймондо. Сәүдә министры урынбасары Дон Грейвс бүгенге гамәлләр белән махсус контроль чараларына буйсынмаучыларга ачык сигнал җибәрелә, диде.

18:28 7.4.2022

Львов мэры Андрей Садовой кайнар нокталардан эвакуацияләнгән украиннарга вакытлыча яшәү өчен контейнерлар шәһәрчеге төзелүен сөйләде. "88 торак контейнерда 350 дән артык кеше яши алачак. Бер өйдә 2-4 кеше яши ала. Эчендә кирәкле җиһазлар, яктылык, җылылык бар. Санузеллар һәм ашханә шәһәр территориясендә урнашкан", дип белдерде мэр.

17:47 7.4.2022

Аннексияләнгән Кырымда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре, кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальон (аны Русия хакимиятләре канунсыз кораллы төркем дип саный) тарафдарын тоткарлаган.Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Кырымдагы идарәсе вәкиленә сылтама белән 7 апрельдә Крыминформ агентлыгы хәбәр итте.

1971 елда туган ир-атны "канунсыз кораллы төркем эшчәнлегендә катнашуда шикләнәләр", диелә.

"Ул милли батальонны формалы кием, азык-төлек, акча белән тәэмин иткән", шулай ук "Херсон өлкәсенең Генически районында берничә мәртәбә Русиягә каршы чараларда катнашкан", шул исәптән Русиянең Украинада башлаган сугышы барышында да, дип яза агентлык.

Ирне качак кыяфәтендә Русия чиген үтеп чыккан вакытта тоткарлаганнар диелә, аңа канунсыз кораллы төркемдә катнашу маддәсе (Җинаятьләр Кодексының 208 маддәсе, 2 өлеше) нигезендә җинаять эше ачылуы хәбәр ителә, бу маддә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Русиянең Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәргән.

Davamı

XS
SM
MD
LG