Кремль беренче мәртәбә рәсми рәвештә Катерина Тихонова һәм Мария Воронцованың Русия президенты Владимир Путин кызлары булуын таныды, кичә, 6 апрельдә аларга каршы АКШ санкцияләр керткән иде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән әңгәмәсендә Путин кызларына каршы кертелгән чикләүләргә Кремль һичшиксез җавап бирәчәк һәм "моны ничек кирәк дип табачак, шулай эшләячәк", дип белдерде.
Элегрәк эндокринолог Мария Воронцова һәм фәнни менеджер Катерина Тихонованың үз кызлары булуын Русия президенты танымады да, кире дә какмады.
Тулырак Азатлык сәхифәсендә.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Чишмә районыннан Владислав Авдеев белән хушлашу турында үз социаль челтәрендә район башлыгы Ришат Мансуров язды.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Кушнарен районы Шәрип авылынан 2000 елгы Марсель Хәлиуллин белән хушлашу иртәгә булачак.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булган "Новая газета" журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан. Аның "Новая газета" филиалы булмавы, мөстәкыйль һәм бәйсез проект икәнлеге әйтелә. "Новая газета. Европа" дөньяга Русиядә булган хәлләрне берничә телдә сөйләячәк. Ул урысча укучы һәм Европа кыйммәтләрен уртаклашучы кешеләр өчен дөнья һәм Русия яңалыкларын яктыртачак", диелә басманың Telegram-каналында.
Яңа басманың баш мөхәррире – "Новая газета"ның элеккеге сәясәт бүлеге мөхәррире Кирилл Мартынов.