Русия башлаган Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. 22 яшьлек Винер Сәйфуллин контракт нигезендә хезмәт иткән. Бу хакта Кыйгы районы хакимиятенең Вконтакте битендә язылган.
Сәйфуллин 1999 елны Югары Кыгыйда туган. 2018 елда армиягә алынган һәм 2019 елда Оренбур өлкәсе Тоцкое – 4 бистәсе хәрби бүлегендә контракт нигезендә хезмәт итә башлаган.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Русиядә томаланган "Медиазона", Republic, "Тайга.Инфо" һәм Чиләбенең "Лентачел" басмасы Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә үзләрен томалаулары турындагы карарларны канунсыз дип табуны таләп итеп дәгъва тапшырган. Бу хакта "Сетевые свободы" проекты хәбәр итә.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Роскомнадзор мәгълүмат чараларыннан бу вакыйгаларны яктыртканда бары тик Русиянең рәсми чыганакларыннан алынган мәгълүмат-белешмәләрне генә куллануларын таләп итте.
Шуннан соң Баш прокуратура хәрби хәрәкәтләрне, янәсе Русия гаскәре турында "ялган белешмәләр урнаштырып"яктырткан сайтларны томалауны таләп итә башлады.
"Редакция бу гамәлләрне канунсыз дип саный һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Томалауны кичекмәстән гамәлдән чыгаруларыннан тыш, "Тайга.инфо" шулай ук мәхкәмәне Баш прокуратураның 24 февральдә һәм 9 марттагы таләпләрен, [томалау турындагы карарны Роскомнадзор аларга нигезләнеп кабул иткән] канунсыз дип тануны сорый", диелә "Тайга.инфо белдерүендә.
"Тайга.Инфо" дәгъвасы нигезендә мәхкәмә утырышы 21 апрельдә узачак.
"Сетевые свободы" шушындый ук дәгъваларны "ВКонтакте" томалаган Ateo паблигы, DOXA студентлар журналы һәм башка мәгълүмат чаралары да әзерләвен хәбәр итә.
Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы мәҗбүриләп Русиягә депортацияләнгән украиннарны якын илләрдәге Украина илчелекләре белән элемтәгә керергә чакырды. Министрлык илчелекләрнең адресларын үзенең телеграм каналында урнаштырды.
Казанга да 2нче һәм 3нче апрельдә Украинадан барлыгы меңгә якын кеше килде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.
Русиянең куәт оешмасы вәкилләре, Русия аннексияләгән Кырымның Акшейх (Раздольное) бистәсендә, кырымтатар активисты Сервер Бариевның өендә тентү уздыра. Бу хакта 6 апрель иртәсендә "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итте.
Урында яшәүчеләр сөйләвенчә, аның өе каршында ике ак микравтобус тора.
"Сервер Бариев теш технигы булып эшли һәм сивил активизм белән шөгыльләнә. Элегрәк, 2019 елның гыйнварында Кырымның Экстремизмга каршы көрәш үзәге аның һәм тагын ике кырымтатар активисты – Осман Османовның һәм Эрнест Эмирасановның өйләрендә тентү уздырган иде инде" диелә.
Активист вакыт-вакыт үзе артыннан күзәтеп торуларын сизүен әйтеп килгән.
Үзе әйтүенчә, Бариевне хәзергә кадәр күзәткәләп торганнар: "Машиналар гына алмашына. Башта маркаларын истә калдыра идем, номерларын теркәп куйдым, ә соңыннан алар шулкадәр күбәйде һәм алмашып тора башлады ки, болай эшләүдән туктадым", диелә хәбәрдә.