Беларуста күп бала анасы Русия белән Украина арасындагы сугышка каршы протест йөзеннән Лукашенкага Ана орденын кире кайтарды
Җиде бала анасы Алена Яковишина Беларус президенты Александр Лукашенка хакимиятенә 2019 елда бүләк ителгән Ана орденын кайтарды. Аңлатмада, ул Лукашенкага дәүләт башлыгы буларак хөрмәтен һәм ышанычын югалтканын язды. Бу хакта Азатлык радиосының Беларус хезмәте хәбәр итә.
Федераль салым хезмәтенең (ФНС) үзәк идарәсе, банк аша уздырмый гына чит ил акчасын сату-алу белән бәйле хокук бозуларны ачыклау өчен, төбәкләрдәге оешмаларына эчке эшләр министрлыгы белән бергә хезмәттәшлек итүне оештырырга кушкан.
Бу хакта, ФНСның төбәкләрдәге идарәләренә җибәргән хаты белән таныш булган ике чыганагына сылтанып, РБК хәбәр итә.
Басма мәгълүматына күрә, салым хезмәте социаль челтәрләрдә, Telegram-каналларда һәм игъланнар бирү сервисларында кулдан кулга чит ил акчасы сатуларын искәртә.
"Хәзерге шартларда бу Русия акчасының һәм эчке валюта базарының тотрыклылыгына куркыныч тудыра", диелә ФСН хатыннан РБК китергән өземтәдә.
"Соңгы вакытта чит ил акчасын канунсыз сату-алу очраклары киң таралды, шул сәбәпле салым оешмаларына, эчке эшләр оешмаларының мөмкинлекләрен исәпкә алып, мондый хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар итәргә кушылды", дип аңлатканнар басмага Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәтендә.
Микрочиплар һәм компьютер җиһазлары җитештерүче Intel ширкәте Русия һәм Беларус базарындагы эшчәнлеген тулысынча туктатуын игълан итте.
"Intel, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге кебек, Русиянең Украинага каршы сугышын нәфрәт итә һәм тиз арада тынычлыкны торгызырга чакыра. Без бу сугыштан зыян күргән һәркемгә - аеруча Украина һәм күрше илләрдә яшәүчеләргә, ул җирләрдә гаиләләре, дуслары, якыннары булган һәркемгә яклау белдерәбез”, диелә ширкәт белдерүендә.
5 апрельгә соңгы хәбәрләр:
- Британия премьер-министры Борис Джонсон Бучада һәм Киев янындагы башка шәһәрләрдә тыныч халыкны үтерү турында сөйләп, Русия халкына мөрәҗәгать итте. Ул Бучада булган вакыйгалар турында интернетта бәйсез мәгълүмат табарга һәм аны башкалар белән уртаклашырга өндәде. "Сезнең президент сугыш җинаятьләрендә гаепләнә, ләкин ул сезнең исемнән гамәл кыладыр дип ышанмыйм," диде Джонсон русияләргә мөрәҗәгать итеп.
- Башкортстанның тикшерү комитетында алтын чыгаручы ике ширкәткә каршы җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, Баймак шәһәре һәм Кусеево авылы янында файдалы казылмалар чыгару өчен лицензия бирелгән, ләкин эшләр рөхсәт ителгән җирдән тыш та алып барылган, бу уңдырышлы туфрак катламына зыян салган.
- АКШ Русия белән салым турында мәгълүмат алмашуны туктата. Элегерәк Британия салым мәгълүматларын алмашуны туктаткан иде.
- Украина омбудсмены Людмила Денисова Русия ягын сугыш әсирләре Женева конвенциясен бозуда гаепләде: әсирлектән кайткан украин солдатлары арасында җәфаланган һәм җәбер-золым кичергән хатын-кызлар да булган. Аларны ир-атлар алдында чишендергәннәр, чәчләрен кискәннәр һәм "әхлакый яктан сындырырга тырышып, даими сорау алулар уздырганнар.
- Европа илләре Русия дипломатларын чыгаруны дәвам итә. Швеция – 3 дипломатны, Италия – 30, Дания – 15, Испания – 25кә якын дипломатны чыгарган.
- Укытучыларга яңа методичка килгән. Аларга импортны илдә җитештерелгән тауар белән алыштыруның файдасы турында балаларга сөйләргә кушылган.
- Мәктәп укучыларына санкцияләрдән иң зур югалтуларга кем дучар булачак дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә, өч төрле җаваптан сайлыйсы:
1. Русия
2. НАТО илләре
3. Дөньяның барлык илләре.