Украина президенты Владимир Зеленский сишәмбе БМО Иминлек Шурасы каршында чыгыш ясады. Ул Буча шәһәрендә Русия гаскәрләренең хәрби җинаятьләре турында сөйләде. Украина башлагы Русия хәрбиләре тыныч халыкны үтергән, аларны газаплаган дип белдерде.
Зеленский Русияне илләр арасында чикләрне, этник һәм дини төрлелекне юк итүдә гаепләде. Украина президенты фикеренчә, Мәскәү гамәлләре аркасында Африка һәм Азиядәге ачлыкка китерердәй авыз-төлек кризисы барлыкка килде.
Бу сугышта җиңүче була алмый". ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев илдән киткән
Зәкиев белән интервьюдан бер өзек:
— Сез илдән киттегезме?
— Әйе, мин Анталиядә, монда 19 мартта килдем.
— Китү сәбәпләрен әйтсәгез иде.
— Сугышка протест йөзеннән. Бу сугышны мин гомумән кабул итә алмыйм, чөнки мин — украиннар белән КАИда бергә укыган, заводта бергә эшләгән буын кешесе. Украиннарга каршы сугышу минем өчен һич тә кабул ителмәслек нәрсә. Моннан тыш хәзер Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге һич тә мөмкин түгел.
— Ә хәзер БТИҮ ничек эшләячәк? Сез илдә булмагач, яңа рәис сайлау узачакмы?
— Мин кайту-кайтмауны әле хәл итмәдем. Өч-дүрт атнадан Русиягә кайтуым да мөмкин. Ничек килеп чыгар… Бәлки кайдадыр сәяси сыену алып булыр. Төрле мөмкинлекләр бар. Бәлки кайтырмын да.
— Сез Русиягә кайтсын өчен нәрсә булырга тиеш?
— Берни дә булырга тиеш түгел. Болай гына кайтырмын.
Татарстан театрлары һәм музейларына Z кагылган.
Соңгы көннәрдә Тинчурин театры, Качалов театры, Милли музей, Минзәлә татар театры биналарында Украинадагы сугышны хуплау билгесе - Z хәрефләре эленде.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
Киев татары Зөлфирә Бойко: "Украинада фашистлар юк"
76 яшьлек Зөлфирә Бойко инде 46 ел Украинада яши. Татарлар, Татарстан киләчәге белән кызыксынып тора.
Зөлфирә ханым Русиядә Украина фашистларына каршы сугышу дигәнне һич аңламый.
"Украинада фашистлар юк, монда ирек сөючән, игелекле, ачык күңелле халык, бер-берсенә ярдәмчел. Ә Бандера украиннар өчен хөрмәтле, азатлык өчен көрәшүче шәхес, каһарман.
Мин монда татар булып яшим, рәхәтләнеп ислам динемне тотам. Русиядә мөселманнар эзәрлекләнсә, монда диннәрне кысрыклау юк, ислам китапларын да тыю юк.
Украина президенты Владимир Зеленский мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Олы яшьтәге яки ярдәмгә мохтаҗ булган мөселманнарга мәчетләрдән ярдәм килеп тора", дип сөйләде ул Азатлыкка.