БМО Украинадагы хәрби җинаятьләрне тикшерү комиссиясе эше башлануы турында игълан итте
Бу комиссиягә Норвегия, Босния һәм Һерцеговина һәм Колумбия юристлары кергән.
Комиссия 2014 елдан башлап Донецки һәм Лугански өлкәләренең кайбер районнарында һәм 2022 елның 22 февраленнән башлап Украинаның башка районнарында кеше хокукларын һәм халыкара һуманитар хокукларны бозу очракларын тикшерәчәк.
Комиссиягә Украинада кеше хокукларын яки халыкара һуманитар хокукларны бозу буларак билгеләнә алган фактларны барлау йөкләнгән.
Комиссиягә шулай ук "Укураинада кеше хокукларын бозу өчен җаваплы физик һәм юридик затларны һәм алар белән бәйле җинаятьләрне" билгеләргә тәкъдим ителгән, - диелә БМОның рәсми сайтында.
АКШ финанс министрлыгы Русиянең 21 оешмасына һәм 13 русиялегә каршы яңа санкцияләр кертте
Аерым алганда чикләүләр "Вектор" фәнни-тикшеренү институты, "Микрон", "Сертал", "Серия инжиниринг" һәм хәрби проектлар белән тыгыз бәйле башка ширкәтләргә кертелә.
"Русия берни белән акланмаган агрессиясе белән Украина суверенитетын бозып кына калмый, сивил халык һәм торак пунктларга һөҗүмен көчәйтте, – дип белдерде АКШ финанс министры Джэнет Йеллен. – Без Путинның хәрби машинасына каршы санкцияләрне төрле яктан юнәлтүне дәвам итәчәкбез, бу мәгънәсез сугыш тәмамланганчыга кадәр".
Бер атна элек Бердянски портында украин ракетасы белән Русиянең "Саратов" десант корабы батырылган иде.
Бүген шул корабның иярченнән төшерелгән фотосурәтләре пәйда булды. Анда корабның бөтен палубасы диярлек су астында булуы күренә.
Социаль челтәрләрдә "наци атрибутикасын яки символикасын пропагандалауда" гаепләнеп, 15 тәүлек сак астында тотылганнан соң, 31 мартта Кырымдагы хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров иреккә чыккан. Бу хакта Русия аннексияләгән Кырымда эшчәнлек алып баручы "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.
"Мин 15 тәүлек утырдым. 15 тәүлек ни ул? Безнең күпчелек егетләр 10-15 ел утыра. Аллаһ бирер, аларның барысы да тизрәк иреккә чыгып, гаиләләренә кушылсын иде. Безнең халык арасында 100дән артык кеше тоткынлыкта утыра", дигән Джеппаров Кизләү (Евпатория) изоляторыннан чыккач. Монда тулырак.