Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Учалы районы Озерный авылы егете Илнар Байегетов һәлак булган. Бу хакта аның мәктәп укытучысы Нәкыйп Аюпов хәбәр итте. Илнарга 24 яшь булган.
Украина президенты Владимир Зеленский Русия хәрбиләре Украинаның авыл хуҗалыгы потенциалын максатчан рәвештә юк итә һәм бу дөньяда азык-төлек кризисына китерә ала дип кисәтте. Зеленский моны Нидерланд парламенты депутатларына онлайн мөрәҗәгатендә белдерде.
“Русия гаскәрләре безнең авыл хуҗалыгы тармагын максатчан рәвештә җимерә. Алар басуларга миналар куя, авыл хуҗалыгы техникасын юк итә, безнең аграр потенциалны бетерү һәм, Украинада гына түгел, дөньяда азык-төлек кризисы булдыру өчен бөтенесен дә эшли”, диде президент.
Ул Украинаның Европада һәм дөньяда иң көчле авыл хуҗалыгы үзәкләренең берсе була алуын белдерде. Аның фикеренчә, хәзеге куркыныч чорны узып булачак, һәм Украина, халыкара партнерлар белән бергәләп, потенциалын тагын да арттырачак һәм чыннан да “глобаль авыл хуҗалыгы куәтенә” әвереләчәк.
Америка күзләве Русия президенты Владимир Путинның киңәшчеләре аннан Украинадагы сугышта Русия гаскәрләренең уңышлары чынлыкта нинди булуы турындагы дөреслекне яшерә дип саный. Бу хакта АКШ хакимияте вәкиленә сылтама белән Associated Press яза, ул аноним булып калу шарты белән аралашкан. Хакимият вәкиле сүзләренчә, аерым алганда, Путиннан сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочниклар") катнашуы һәм аларның үлү очраклары турындагы мәгълүматны яшерәләр. Америка түрәсе әйтүенчә, Көнбатыш санкцияләренең Русия икътисадына зыяны масштабларын да Путиннан яшерергә тырышалар. Монда тулырак.
Русия Мариупольдән сивил халыкны чыгару өчен һуманитар коридор ачарга ризалашкан. Бу турыда Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерә. Аның сүзләренчә, эвакуция өчен 45 автобус әзерләнгән һәм аларның бер өлеше Мариупольгә киткән. Русия хәрбиләре берничә атна элек шәһәрне чолгап алды һәм бертуктаусыз бомбалый. Запорожье өлкәсендәге Мелитополь һәм Энергодар шәһәрләреннән дә халыкны 31 мартта чыгару өчен һуманитар коридорлар турында килешенгән.