Русия гаскәрләре Чернобыль атом электр станциясеннән чыгып китә башлаган. Бу хакта Американың бер хәрби түрәсенә сылтама белән AFP агентлыгы хәбәр итә, түрәнең исеме күрсәтелмәгән.
"Чернобыль – русияләр гаскәрләренең бер өлешен күчерә башлаган урыннарның берсе, алар Чернобыль АЭСын калдырып, Беларуска китә. Без аларны китәдер дип уйлыйбыз. Әмма бөтенесе дә чыгып киткәндер дип әйтә алмыйм", дигән AFP чыганагы.
Пентагондагы чыганак CNN-га Чернобыль атом электр станциясеннән Русия хәрбиләрен чыгару турындагы мәгълүматны раслаган. Монда тулырак
Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова Euronews-ка комментарийда Русия хәрбиләренең Украинаданан 400 меңнән артык кешене көч белән Русиягә алып китүен белдерде.
“Безнең ватандашларны безнең җирләрдән үзләренекенә депортацияләгәннәр. Бу аларның ихтыярына каршы эшләнгән, аларны башта Донецки өлкәсендәге фильтрация ларегына алып киткәннәр. Аннан аларны автобуслар белән Русиягә ташыганнар. Аннан соң аларны поездлар белән Русиянең депрессив төбәкләренә ташыйлар, мәсәлән Сахалинга”, ди Денисова.
Ул шулай ук бер айдан артык дәвам иткән сугыш барышында Русиянең бер генә дә чын һуманитар корридор булдырмавын әйтте.
Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Борай районы Иске Мостафа авылы егете Вадим Заһиров һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте. Вадимның җеназасы җомга көнне үтәр дип көтелә.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Русия һөҗүмнәреннән иң зур зыян күргән Мариуполь кешеләре Украинаның көнбатышына килә башлады. Алар Русия хәрбиләре чолгап алган һәм туктаусыз бомбалаган шәһәрдәге шартлар, аннан ничек качулары турында сөйләде. “Анда тәмуг. Бөтен нәрсә җимерек, бөтен нәрсә яна”, ди кызы һәм яшь ярымлык оныгы белән Мариупольдән качып киткән Наталья.