Украина президенты идарәсе рәисенең киңәшчесе Алексей Арестович мөселманнарны мыскыл итмәскә чакырды. Элегрәк федераллар ягында сугышып Украинада үлеп калган Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хәрбиләрен (кадыровчыларны) чучка тиресендә җирләячәкләре турындагы хәбәрләр таралган иде.
Үзенең Facebook битендә Арестович мөселманнар белән кадыровчыларны аера белергә чакырды. Ул Украина ягында сугышучы һәм илгә ярдәм итүче шактый гына мөселманнар барлыгын әйтте.
“Кадыровчылар белән көрәшү өчен дини нигездә мыскыллауны туктатыгыз. Кадыровчылар белән сугыш кырында көрәшергә кирәк”, диде ул.
Крым.Реалии һәм Украинаның кайбер мәгълүмат чаралары журналистлары янаулы хатлар алган. Андриана Сидиропула имзалаган хатта журналистларны Русия ягына күчәргә өндиләр, юкса, “Русия Украинаның бөтен шәһәрләрен алгач”, Украинаның “Русия гаскәрләренә каршы ялган мәгълүмат” тараткан барлык журналистлары Русиянең Себердәге төрмәләренә җибәреләчәк, диелгән.
Киевтагы Кырым мөфтие Айдер Рустемов чираттагы тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Украина мөселманнарының үз илен һәм гаиләләрен саклап сугышуын һәм шәһид булып үләчәкләрен әйтте. "Ә үтерергә килгән Төньяк Кавказ хәрбиләре кем булып үләчәк?", дигән сорау куйды. Кырым мөфтие Украина ихтыяриларының Чечня сугышы вакытында федераль көчләргә каршы бәрелешләрдә катнашуын да искә төшерде.
Рустемов бүгенге көндә Русиядә, аеырым алганда Татарстан вә Башкортстанда мөселманнарның эзәрлекләнүен дә әйтте.
27 март көнне , сугыш башланганнан бирле беренче мәртәбә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия журналистлары белән әңгәмә корды. Зеленский белән "Медуза" басмасы һәм "Дождь" телеканалы мөхәррирләре, "Новая газета"дан булган сорауны тапшырган журналист Михаил Зыгарь һәм "Коммерсантъ"ның махсус хәбәрчесе Владимир Соловьёв сөйләште. Әңгәмә "Медуза"да басылып та чыкты.
Русиянең баш прокуратурасы да басылып чыккан әңгәмәдәге белдерүләргә хокукый бәяләмәсен бирәчәген искәртте.
Аерым алганда, Зеленский Мариупольне чолгап алулары турында фикер белдергәндә, вакыйгаларны яктыртуда мәгълүмати хаос күзәтелә диде. Президент шәһәрне Русия хәрбиләре томалавын әйтте.
Портка миналар куелган. Шәһәрнең үзендә һуманитар фаҗига күзәтелә, чөнки анда азык-төлек, дару һәм су китерү мөмкин түгел. Зеленский сүзләренчә, Русия солдатлары һуманитар конвойларга ата.
Президент, кешеләрне Украина тарафына эвакуацияләү өчен, шәһәрдә вакытлы һуманитар коридорлар ачылганлыгын раслады.
Зеленский кешеләрнең бер өлешен Русия гаскәре контролендәге төбәкләргә чыгаруларын әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдән барлыгы ике меңнән артык кеше чыгарылган. Аларның кайда булуы төгәл генә билгеле түгел. "Аларны алмаш фонды өчен тоталар", диде Зеленский.
Әсирләр турындагы сорауга җавап биргәндә ул Украина һәм Русиянең исемлекләр белән алмашуын хәбәр итте. Зеленский сүзләренчә, сугышта Русиядән бик яшь егетләр катнаша һәм Русия үлүчеләр турындагы мәгълүматны яшерә.
Сугыш башланганнан соң Зеленский Русиягә һәм русияләргә мөнәсәбәте бик начараюын әйтте, шул ук вакытта ул Украинаны хуплаучыларга рәхмәтле булуын искәртә.
Зеленский сүзләренчә, Русия-Украина сөйләшүләренең көн тәртибендә рус теленең статусы да бар. Русия, Румыния, Маҗарыстан, Польша кебек күршедә яшәүче халыкларның теленә хөрмәт махсус килешүдә билгеләнәчәк.