Уфаның бер кафесында Росгвардиянең Украинадагы гамәлләре турында сөйләшү аркасында Герман Әхмәтшин кулга алынган.
Әхмәтшин әйтүенчә, ул Росгвардияне мактаган камуфляж киемендә таныш булмаган кеше янына килеп, "бу оешманың кайбер хезмәткәрләре Ирпень (Украина - ред.) елгасы аша күпердә ялангач һәм янган килеш аунап ятуларын" әйткән.
Шуннан соң бәхәс купкан. Әхмәтшинга кафедан чыгарга ирек бирмәгәннәр. Полиция килеп аны бүлеккә алып киткән. Өч сәгатьтән соң Русия гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә протокол тутырып җибәргәннәр.
Роскомнадзор Русия мәгълүмат чараларыннан Украина президенты Владимир Зеленский белән интервьюны бастырмауларын таләп итте. Аның белән әңгәмәдә катнашкан журналистларга карата тикшерү башланды. "Роскомнадзор Русия матбугат вәкилләрен әлеге интервьюны бастырудан баш тарту кирәклеге турында кисәтә. Интервью алган массалы мәгълүмат чараларына карата җаваплылык дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү башланды", - дип билгеләп үттеләр Роскомнадзорда.
27 март көнне Украина президенты Владимир Зеленский Русия журналистларына интервью бирде, алар арасында "Медуза", "Медиазона", "Дождь" һәм "Коммерсант" басмалары бар. Интервью инде "Медуза"да басылды.
27 март сәгать 23.30га соңгы хәбәрләр:
- Русия һәм Украина яңа сөйләшүләрне Истанбулда үткәрәчәк. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган моны ике якка да тәкъдим иткән, Мәскәү һәм Киев ризалашкан.
- Чехия Украина белән сугыш аркасында санкцияләр кертелгән Русия олигархларының йөзләгән миллион кронлык милеген һәм хисапларын туңдырды. Бу турыда Чехия премьер-министры Петр Фиала Чехия телевидениесендә әйтте.
- Роскомнадзор Русиядә Германиянең Bild сәхифәсен һәм элегрәк җинаять эше кузгатылган журналист Александр Невзоровның сайтларын япты.
- Харьков мэры Игорь Терехов шәһәрдә 1300 дән артык торак йортның җимерелүен хәбәр итә, аның сүзләренчә, "Харьков яңадан торгызылырга тиеш булачак". Шул ук вакытта, Русия гаскәрләре чик буенда урнашкан Украинадагы бу икенче зур шәһәрне ала алмады.
- Дөньяның төрле шәһәрләрендә Украинаны яклап һәм сугышка каршы чаралар басылмый. 27 мартта Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм президент идарәсе янында, шулай ук Петербурда сугышка каршы ялгыз пикетта катнашучылар тоткарланды.
- Русия хәрбиләренең шәһәрне басып алуына каршы митинглар бүген Херсонда кабат узды. Һәр якшәмбе урамга чыккан халык Русия оккупациясенә протест белдерә һәм "Херсон ул Украина" дигән шигарләр кычкыра.
- Мариуполь шәһәре башлыгы Вадим Бойченко УНИАН бәйсез мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә шәһәр Украина хәрби көчләр контролендә кала бирә, ә Русия гаскәрләре шәһәр янын контрольдә тота, дип сөйләде. "Шәһәр камалган, һәм боҗра, әлбәттә, кысыла", - диде ул.
- Бүген Чаллыда "Тантана" бүләген тапшыру вакытында "Оммаж" төркеме җырчысы Динус Ягафаров сәхнәгә Украинадагы сугышка протест билгесе булган яшел тасма тагып чыкты. Чыгышын "Дөньяга тынычлык" дип тәмамлады.
Башкортстанда бүген Арсений Воробьевны җирләгәннәр. 21 яшьлек егет Украинадагы сугышта һәлак булган. Ул контракт нигезендә хезмәт иткән.
Воробьев узган ел Самар өлкәсенә армиягә алынган, шул ук елны контракт имзалаган, дип язылган Уфа мэриясе Вконтакте битендә.
Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.