Apple Pay "Мир" карталарын кулланылышын туктата
Бу хакта Apple ширкәте хәбәр итә. Яңа "Мир" карталары системга йөкләнмәячәк. Моңарчы Apple Pay-га йөкләнелгән карталар да якын көннәрдә эшләми башлаячак.
Reuters: Русиянең Украинада 60%ка кадәр ракет җибәрүе – уңышсыз
Моның хакта басма АКШ президенты администрациясендәге чыганакларга сылтанып яза. Вашингтон исәпләвенә күрә, көн саен уңышсыз ракет җибәрү проценты төрлечә, уртача ул 20-60% аралыгында. Reuters чыганаклары мондый югары күрсәткечнең нәрсәгә бәйле булуын аңлатмаган.
Агентлык сорашкан хәрби белгечләр сөйләгәнчә, 20% һәм аннан зуррак сандагы уңышсыз ракет җибәрүләре югары дип санала.
Reuters язуынча, әлеге мәгълүмат Русиянең бер айда үзе игълан иткән максатларга нигә ирешә алмавын аңлата. Шул исәптән, Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системны тулысынча юк итә алмады.
Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 135 бала һәлак булган. Бу санны Украина баш прокуратурасы китерә.
Халыкара сәүдә оешмасы: сугыш дөньяның иң фәкыйрь илләрендә ачлык түнтәрелешләренә китерә ала
"Безгә ныклап борчылырга кирәк дип саныйм. [Украинадагы сугыш һәм аннан соң кабул ителгән санкцияләр] 2022 һәм 2023 елларда азык-төлек бәясенә зур йогынты ясый ала. Ризык һәм энергия – бөтен дөньяда фәкыйрь кешеләрнең иң күп чыгымын алган нәрсәләр", диде Халыкара сәүдә оешмасы мөдире Нгози Оконджо-Ивеала.
Аның сүзләренчә, 35 Африка иленең Кара диңгездән китертелгән азык-төлеккә ихтыяҗы бар. Русия белән Украинага дөньядагы 24% бодай җитештерүе туры килә, ди ул.