Австралия һәм Япония Русиягә каршы яңа санкцияләрне игълан итте
Австралия санкцияләр исемлегенә 22 "Русия пропагандисты һәм дезинформация таратучы"ны керткән, алар арасында RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм алып баручы Ольга Скабеева бар. Санкцияләргә Александр Лукашенко, аның олы улы Виктор һәм хатыны Галина да кертелгән.
Япония элек кертелгән чикләү чараларын тагын 81 оешма һәм 25 физик затка киңәйткән. Кешеләр арасында исемлектә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов туганнары бар.
Белгеч: Татарстан икътисады авыр хәлдә булачак
Сугыш аркасында кертелгән санкцияләр сәбәпле барлык нефть оешмалары зур зыян күрәчәк, дип белдерде Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Idel.Реалии әңгәмәсендә.
Аның сүзләренчә, Татарстан икътисады "турбулентлык" хәлендә булачак. КАМАЗ исә, гомумән, эшләми торачак, дип саный ул. "КАМАЗ эшчәнлеге тукталачак, мин аларның Daimler ширкәтеннән кирәкле җиһазларны кайдан табачакларын белмим", дип сөйләде ул.
Ризык җитештерүчеләр Facebook һәм Instagram логоларын элеккечә куллану рөхсәтен сорый
400 җитештерүчене берләштергән "Руспродсоюз" берләшмәсе Баш прокуратурага хат юллап, продуктлар тышлыгында Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын элеккечә куллана алалармы дип сораган.
Азык-төлек тышлыкларында урнаштырылган Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын алыштыру очрагында җитештерү туктаячак, тауарлар кибетләргә вакытында килмәячәк. Моннан тыш импорт тышлыгын сатып алу белән дә кыенлыклар бар, ди җитештерүчеләр.
Сугышның 30нчы көне. Төп хәбәрләр:
- НАТО ашыгыч очрашуда Русия Украина белән сөйләшүләр вакытында кичекмәстән тынычлык игълан итәргә тиеш дип белдерде. Альянс Украинага алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә итте.
- Украина президенты Зеленский "Русия фашизмын туктатыгыз" дип видео чыгарды. Анда ул Икенче дөнья сугышы һәм Русиянең Украинага һөҗүме арасында охшашлыклар күрсәтте.
- Төнлә Украинаның җиңе өлкәсендә һава һөҗүме кисәтүе яңгырады. Днепрда хәрби объектка ракет һөҗүме ясалды – Украина хәрбиләре.
- Кичә Украинада 7 һуманитар коридор эшләде, аларны 3343 кеше кулланып эвакуацияләнде – Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
- Лондонда Оксимиронның сугышка каршы чираттагы концерты узды. 20 мең доллар җыелды, акчалар Украина качакларына ярдәмгә юлланачак дип игълан ителде.