Русия хәрбиләре 100ләп украинны әсирлеккә алган, әсирләр белән алмашу турында сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта Украинаның вице-премьеры, оккупацияләнгән җирләр реинтеграциясе мәсьәләләре министры Ирина Верещук хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Русия үзенең Кара диңгездә баткан чакта Украина тарафы коткарган диңгезчеләрен кире кайтарырга теләк белдергән.
Мәскәү биржасында акцияләрне сату-алу башланды
Русия фонд базарында иң озын тәнәфестән соң Мәскәү биржасында кыйммәтле кәгазьләрне сату-алу янәдән башланды. Ачылыш вакытында Мәскәү биржасы индексы башта төште, шуннан соң бераз үсә башлады.
Бүген күбесенчә трейдерлар кулланган кыска сатулар тыелган.
Украина хәрби диңгез көчләре Русиянең "Орск" десант корабын юк итүен хәбәр итә. Русия әлегә бу хәбәрне шәрехләмәде
Үзенең Facebook сәхифәсендә Украина хәрби диңгез көчләре Бердянскида Русия Кара диңгез флотының "Орски" зур десант корабын юк итүен язып чыкты.
Русия саклану министрлыгы әлегә бу хәбәрне шәрехләмәде. Моңарчы Русия медиа чаралары әлеге корабның Бердянск портына кереп, шәһәргә хәрби техника алып килүен язган иде.
24 марттан Western Union Русиядә эшен туктата
Алдан хәбәр ителгәнчә, бүгеннән Русиядән Western Union аша акча җибәреп булмаячак. Шул ук вакытта Русия эчендә акча күчешләре 1 апрельгә кадәр эшләячәк.
Русиядән чит илләргә моңарчы җибәрелгән акчаларны теләсә кайсы вакытта алып булачак. Чит илдән Русиягә җибәрелгән, моңарчы алынмаган акчалар исә кире кайтарылачак, дип хәбәр ителә.