Нью-Йоркта – Украина байрагы
Манһэттенда Нью-Йорк мэры Эрик Адамс Украина байрагын күтәргән. Чарада украин җәмгыяте вәкилләре, АКШ конгрессменнары һәм рәсмиләре катнашкан.
Росавиация Русиянең 11 һава аланына очыш тыюын бишенче тапкыр озайта
Хәзер тыю 1 апрельгә, 3:45кә кадәр озайтылды. Ул Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курски, Липецк, Ростов-Дон, Акмәчет (Русия тарафыннан басып алынган Кырымда) һәм Элиста һава аланнарына кагыла.
Сочи, Волгоград, Минеральные Воды һәм Ставрополь һава аланнары эшен дәвам итә.
БМО: сугыш башыннан бирле Украинадан 3,5 миллионнан күбрәк кеше киткән
БМОның качаклар эшләре комиссары идарәсе китергән төгәл сан – 3 626 546 кеше. Украинадан китүнең төп юнәлешләре:
- Польша (2,1 милионнан күбрәк кеше),
- Румыния (550 мең чамасы),
- Молдова (370 мең чамасы),
- Маҗарстан (320 мең чамасы),
- Русия (270 мең чамасы),
- Словакия (250 мең чамасы).
АКШ Русиянең Украинада хәрби җинаятьләр кылуын белдерде
АКШ беренче тапкыр рәсми төстә Украинага бәреп кергән Русия гаскәренең хәрби җинаятьләр кылуын белдерде. Дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерүендә Украинада "тыныч халыкка каршы юнәлгән һөҗүмнәр" турында күпсанлы ышанычлы хәбәрләр булуы әйтелә.
— Көн саен, Русия көчләре үзенең миһербансыз һөҗүмен дәвам иткәндә, үтерелгән һәм яраланган гаепсез гади кешеләр, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар саны арта бара, — дип яза белдерүдә Блинкен.
Тулырак биредә укып була.